Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне “Георгий тасмасы” акциясенә кушылырга чакырды

Акция бөтен Россия күләмендә үткәрелә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналындагы постында Россиядә, шулай ук Татарстанда “Георгий тасмасы” акциясе башланып китүе турында язган.
Республика башлыгы татарстанлыларны акциягә кушылырга чакырган. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш институты студентлары янәшәсендә төшкән фотосурәтен дә урнаштырган.
“Без хәтерлибез!. Без горурланабыз!” дип язып куйган Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү