Шул балаларны очырган көннән башланган өзелеп көтү, сагышлардан чыгу юлларын да төрле әти-әни төрлечә эзли. Кемнәрдер, ниһаять, бөтен тормышларын үзләренә багышлап яши башлый, кемнәрдер араларны өзә алмыйча, яшьләр тормышына кысылып, яшь гаиләнең таркалуына сәбәпче була. Берәүләрнең исә юллары бөтенләйгә аерыла. Бушап калган ояга ничек җылы өрергә, тормышны ни рәвешле яңача дәвам итәргә? Осталардан үрнәк алып, хаталардан качарга өйрәнәбез.
Бушап калган оя
Баласы булган һәр әти-әнигә килә ул көн. Килергә язсын! Егерме елдан артык үз канатың астында саклап үстергән балаң йә өйләнә, йә кияүгә чыга. Хәзер аның үз гаиләсе, үз өе, үз учагы. Туй мәшәкатьләреннән арынып бераз тын алгач та өйнең бушап калганы күңелгә авыр йөк булып төшә. Кайберәүләр бу ялгызлыкны иртәрәк тә – балалары шәһәргә укырга чыгып киткәч үк татый. Балтач районында яшәүче Нәҗиповлар гаиләсенең ул авыр чорны узганнарына 20 ел була инде.
– Кызларның икесен дә урнаштырган елны, җитмәсә, үзем дә эштә кыскартуга эләктем. Берара аптырап та калган идем. Өйдә берүзең диярлек. Нәрсә белән шөгыльләнергә? – дип искә ала Фәния Нәҗипова. – Нәкъ шул чорда үз бизнесыбызны башлап җибәрдек. Гомер буе дәүләт эшендә эшләп, ничекләр үзебез өстерәрбез, дип борчылсак та, ул вакытны сагынып искә алабыз хәзер. Балалар үскәндә көне-төне диярлек эшләгән ирем белән вакытны көне-төне бергә уздыра башладык. Эш буенча Казанга чыгып китәсе булса да, мине үзеннән калдырмый, синең белән күңеллерәк, ди. Юлда күпме сүзләр сөйләшенгән дә күпме уртак серләр барлыкка килгән. Искә төшерсәң, кызык вакытлары күп булган икән дип, хатирәләргә бирелеп алдым әле. Ул чор безне тагын да якынайтты, үзара игътибарыбызны арттырды, кадеребезне аңларга ярдәм итте. Бизнесыбыз, өченче бала кебек, араларны ныгытты.
Психологлар бу халәткә күптән аңлатма биргән. Бушап калган оя синдромы – балалары буй җитеп өйдән чыгып киткәч, аларның әти-әнисе кичерә торган хисләре. Алар бала тормышында рольләре кимүен аңлый, бу кирәксезлек күңелдә бушлык хисе тудырырга мөмкин. Кайберәүләр депрессиягә бирелә хәтта. Бу чорда балалар тормышына кысылмас, үзеңне көчләп аларга такмас өчен, вакытында туктап, энергияңне үзеңә, иреңә, үзара мөнәсәбәтләрегезгә юнәлтергә кирәк. Алай ансат кына булса икән.
Аерылабыз, күпкәме?
Узган ел Татарстанда аерылышуларның иң күп саны – 30 проценттан артыгы 10–19 ел никахта торган парларга туры килгән. Көмеш туйларын уздырган парларның да кризис чоры була, ди белгечләр. Балаларның үз тормышлары башланып китүгә, болай да соңгы салам бөртегендә эленеп торган ир белән хатын мөнәсәбәтләре бөтенләй өзелергә мөмкин. Соңгы ун еллыкта озак еллар бергә яшәгән парлар арасында аерылышучылар саны арта. Еллар буе җыелып килгән ризасызлык, канәгатьсезлек касәсе түгелеп ага, алга таба да түзеп яшәүнең мәгънәсе калмый. Төрле парларның эмоциональ бәйләнешләре төрле дәрәҗәдә. Кайберәүләр өчен «буш оя» синдромы мөнәсәбәтләрдә әлегәчә яшереп, күз йомып килгән проблемаларны өскә калкытырга мөмкин.
– 32 ел яшәгәннән соң аерылыштык. Мин – табиб, ирем – хәрби хезмәт кешесе, – ди Эльмира Гәрәева (исемен үзгәртүне үтенде). – Улыбыз инде үз гаиләсен корды, кызыбыз Мәскәүгә медицина университетына укырга керде. Күпне күрдем, күпкә түздем, еш кына сизмәмешкә салыштым, дәшмәдем. Тик үпкәләр беркая китми алар. Балалар үз юлларын сайлагач, мөстәкыйль тормыш алып бара башлагач, ирем белән уртак бернәрсәбез калмады. Аның – үз тормышы, минем – үземнеке. Кызыбыз чыгып киткәч, аеруча нык сизелде бу бушлык. Хәзер кем хакына түзәргә тиеш соң инде мин дип, гаризаны үзем бирдем. Күршеләр кебек яшәп ятуның мәгънәсен күрмим. Балалар да үпкәләмәде, аңладылар. Хәзер ешрак кызым белән булырга тырышам, аңа үз юлын табарга, һөнәрдә югалып калмаска ярдәм итәм.
Тормышыңны балаларга багышлауның да чиге бар. Шул чикне атлап чыксаң, изге ниятең алар арасына упкын булып сузылырга мөмкин. Яшьләр тормышына бертуктаусыз борын сузып торган, баласын бәхетле булырга «өйрәтергә» тырышучы «теща» белән каенаналар азмы әллә тормышта? Аерылышу статистикасында шулай ук күпчелекне – 30 процентка якынын 1–4 ел гына бергә яшәп калган парлар тәшкил иткән.
– Хәзер туй видеоларын карыйм да, сукыр булганмын икән, дип шаккатам. Кайчан карама, иремнең бер ягында мин торсам, икенче ягыннан әнисе култыклап алган, – дип сөйли Казанда яшәүче Алия Хәйруллина. – Мин ул көнне моны хисләргә сылтап, аның хәлен аңларга, үпкәләмәскә тырыштым. Әмма каенанам гел улын үбеп, сыйпап, кочаклап кына торган. Ул аны миңа бирергә теләмәгән! Яши башлагач та туктамады бу хәлләр. Килә дә җитә, кунып ук кала. Үзе килмәсә, улын чакыртып алырга сәбәпләр табып кына тора. Йә авырый, йә берәр эше бар, йә берәр әйберсе ватылган. Балага узгач, УЗИга да ияреп барды. Икебез генә кичерергә тиешле мизгелләрдә арттан калмады. Биш елдан соң аерылыштык...
«Маменькин сыночек»ларга карата Рамил хәзрәт Юныс фикерен искә төшерү урынлы булыр. Ире белән үзара мөнәсәбәтләре булмаса йә аерылышсалар (вафат булган булуы да мөмкин), хатын-кыз бөтен барлыгын улына багышлый. Мондый очракта ир кеше ике хатын-кыз белән яши башлый. Билгеле инде, бу хәл киленгә ошамый. Ир кеше әни белән хатын арасында чик кора белергә тиеш. Ничек кенә авыр булса да, әни кеше тормышта үз мәгънәсен табарга, үз тормышын кору турында уйланса, яхшырак булачак.
Без икебез бер йөрәк
Ә кемнәрдер өчен «бушап калган оя» чоры – мөнәсәбәтләрне яңадан балкыту, бер-береңне яңадан ачу мөмкинлеге. Кукмарадан Гөлсинә Зыятдинова, «бушап калган оя» дигәч, аптырап калды. Балаларны өйдән чыгарып җибәргәнгә 17 ел инде, ди ул. Ояларының бушап торганы да юк. Бүген 5 оныкның әби-бабасы инде алар. Күпләр өчен әнә шул балдан татлы нәни кешеләр тормышның яңа тәмен татырга ярдәм итә.
– Тукмагың кайда – сукмагың шунда, диләр бит. Озаграк кайтмый торсалар, үзебез җыенып чыгып китәбез. Спектакльләргә барабыз, оныклар белән Казан урамнарында йөрергә яратабыз. Үзебезнең студент еллары да шунда узгач, аеруча күңелле. Үзара мөнәсәбәтләргә килгәндә, еллар узган саен бер-береңә кирәклек, кадереңне белү арта гына икән ул. Мин инде ике ел лаеклы ялда. Ирем эштән кайткач, бөтен яңалыкларны уртага салып сөйләшәбез. Нинди генә темага кагылсак та, балаларга, оныкларга әйләнеп кайтабыз. Соңгы елларда, тәвәккәлләп, чит илләргә дә чыктык әле. Зур хуҗалыкта балалар хуҗа булып тордылар. Гомернең һәр мизгеле үзенчә матур. Бу көннәребезгә ирешкәнебез өчен шөкер итеп яшәп ятабыз.
Сарман районын да урап кайтыйк. Иске Минзәләбаш авылында гомер итүче Гулумовлар яңа тормышка чумганнар. 34 ел Әлмәт районында Нияз абый – мәктәп директоры, Дилара апа укытучы булып эшләгәннән соң туган авылларына кайтып урнашалар.
– Улларыбыз икесе дә Казанда. Берсе – инженер-конструктор, икенчесе – укытучы. Авылга кайткач, ике ел клубта худрук булып эшләдем, хәзер чып-чын пенсионер инде. Ирем белән гел бергә инде без. Аның белән 1 нче сыйныфтан бирле бергә укыдык. Әле дә бер-беребездән туйган юк! Шуңа балаларның читтә яшәвен ниндидер кыен хәл дип кабул итмәдек. Үзләренә рәхәт булса, без шат кына. Күңелсезләнеп ятарга вакыт юк. Кышын кар, җәен 25 сутый бәрәңге көтеп тора. Җиләкле тау бакча башында гына. Икебезнең дә 87 һәм 92 яшьлек түтиләребез бар. Атна саен Бөгелмәгә, Әлмәткә аларның хәлен белергә йөрибез. Икебезгә биш апабыз бар, аларга да ярдәм итәргә кирәк. 60 яшемдә тальян сатып алып уйнарга өйрәндем, клубка тальянчылар ансамбленә йөрим. «Әүлия моңнары» ансамбле белән Абхазиягә кадәр барып кайттык. Ирем авылыбыз ветераннары советы рәисе, безнең таксист та әле ул.
Күңелләр күтәрелеп китте бит әле монда! Камил кешеләр булмый инде ул, кайберсенә күз йомарга кирәк, диләр Гулумовлар. «Хандра»дан интегүчеләр булса, безгә килсеннәр, дәвалап җибәрәбез, дип тә ышандырдылар. Адреслары редакциядә бар, ямегез.
Психолог, коуч Гөлшат Сафина:
– Балалар зур тормыш юлына аяк басканнан соң ата-анага тормышының яңа мәгънәсен, канәгатьлек хисе бирә торган башка чыганаклар табарга кирәк. Тормыш иптәшең белән бергә үткәргән вакыт, яңа мавыгулар, күптән хыялланган һөнәр үзләштерү, волонтерлык эшчәнлеге булырга мөмкин бу. Бу чорны үзең өстендә эшләү өчен куллансагыз яхшы. Балаларны гел беренче урынга куеп, моңа кадәр тормышка ашыра алмаган хыял да юк түгелдер. Төрле курсларга, күргәзмәләргә йөрегез, сәяхәткә барыгыз. Тормышыгызны тулыландырырлык мавыгу табыгыз, иҗади сәләтләрегезне ачарга, яңа дуслар табарга ярдәм итәр бу.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез