Алдагы көнне, кояш баегач, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган диндарлар, шул исәптән Кузяев, хаҗ йоласын башкару өчен, Мәккәдән 20 чакрым чамасы ераклыкта урнашкан Арафат тавына юл тоткан.
«Биредә үземне рәхәт хис итәм, күңелемә тынычлык иңүне тоям. Туганнарым арасында үзебездәге кебек йөрим. Әлбәттә, дулкынланам, чөнки без Арафат тавына юл тотабыз. Мин әле – беренче тапкыр! Үзем өчен дә, башка мөселманнар өчен дә уңышлы булып чыгасына ышанам. Бу бик мөһим бәйрәм һәм мөһим вакыйга», – дип язган футболчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Бүген – 26 майда, кояш баегач (Казанда – 20.08 сәгатьтә) Зөлхиҗҗәнең 10нчы көне җитә. Дин тотучылар иртәгә иртән-иртүк Корбан бәйрәменең Гает намазын уку өчен мәчетләргә җыелачак.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика мөфтие Камил Сәмигуллин катнашында төп Гает намазы Казанның борынгы Мәрҗани мәчетендә узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез