Газетага язылу

Татарстанлылар СВОдагы якташларына ярдәм итә: «Исән-сау кайтуларын теләп, догалар кылып бәйлим»

Алар көтә, без илтәбез! Районнардан махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм илтүчеләр әнә шулай ди.

Татарстанлылар СВОдагы якташларына ярдәм итә: «Исән-сау кайтуларын теләп, догалар кылып бәйлим»
Фото: шәхси архивтан

Алар якташларының гына түгел, барлык егетләрнең хәлен белешә, күңелен күрергә тырыша.

Мөслим

Егетләргә СВОның беренче көннәреннән ярдәм итүче Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев тиздән юлга кузгала.

– Егетләр белән көн-төн элемтәдә торабыз. Бөтен кирәк-яракларны җыйнап бетердек. Генераторлар да алдык, хәтта машина да алып барабыз, – ди Рүзәл. – Авылыбызда СВОдагы егетләр хөрмәтенә чишмә ачарга җыенабыз. Аның янында ясалма блиндаж да, җир асты кухнясы да булачак. Яшьләр өчен кирәк бу. Андагы хәлләрне белеп торсыннар, истә тотсыннар. Арабыздан киткән егетләрне дә шушы чишмә искә төшереп торыр.

Буа

Буадан СВОда хезмәт итүче хәрбиләргә кирәк-яраклар һәм Рубежное шәһәрен төзекләндерүгә төзелеш материаллары озатылган. Егетләргә «Нива» машинасы да җибәргәннәр. Район башлыгы Ранис Камәртдинов йөкне үзе озата барган. Ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу үзәгендә дә булган.

– Монда кешеләргә барлык кирәкле әйберләр: азык-төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк-яраклары һәм җылыткычлар бар. Ярдәмебез кешеләргә бик кирәк, – дигән ул.

Зәй

Дүртмунча авылында яшәүче 94 яшьлек Зәйтүнә Насруллина махсус хәрби операция зонасына мунчалалар, оекбашлар бәйләп җибәргән.

– Үз гомеремдә өч сугыш күрдем мин. Берсе – Бөек Ватан сугышы, икенчесе – әфган сугышы, өченчесе – махсус хәрби операция. Ничек тә андагы балаларга ярдәм итәсем килә. Беләм, аларга җиңел түгел. Аллаһы Тәгаләдән бу сугышның тизрәк туктавын сорап, балаларның исән-сау кайтуларын теләп, догалар кылып бәйлим, – ди Зәйтүнә әби.

Әтнә

Район башлыгы Рөстәм Хисамиев махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайткан.

– Район халкының, оешмаларының, мәктәп укучыларының һәм барлык кешеләрнең күрсәткән ярдәме нәтиҗәсендә, без батыр егетләребезгә кирәкле азык-төлек, киемнәр, шәхси саклану чаралары һәм көнкүреш әйберләрен тапшырдык. Һәрбер кешегә, оешмага һәм гаиләгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Без аларга ярдәм оештыруны дәвам иттерәбез, – дигән ул.

Апас

Морзалар авылы волонтерлары, китпаханәгә җыелып, егетләргә ярдәм әзерли.

– Без районның гуманитар ярдәм җыю үзәгенә дронга каршы 10 челтәр, госпиталь өчен 76 мендәр илтеп тапшырдык. Олы йөрәкле волонтерларыбызга, ярдәм иткән авылдашларыбызга зур рәхмәт! – ди китапханәче Гөлназ Гатауллина.

Әлмәт

Күптән түгел районнан махсус хәрби операция зонасына 20 тонна ярдәм җибәргәннәр. Нефтьчеләр башкаласында, егетләргә дип, көндәлек кирәк-ярак һәм ризык кына түгел, махсус техника да әзерлиләр.

– Ярдәм җыюда өч штаб, шәһәрнең волонтерлар командасы, предприятиеләр, оешмалар, уку һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, авыл җирлекләре катнаша. Без аларга зур рәхмәт белдерәбез, – ди «Үзебезнекеләр өчен» штабы җитәкчесе Мәдинә Варфоломеева.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре