Мәскәүнең Кызыл мәйданы ябыла

Кызыл мәйдан, Җиңү парадына әзерләнү сәбәпле, ике атнага: 27 апрельдән 10 майга кадәр ябылачак. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

“Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган тантаналы чараларга әзерләнү һәм аларны үткәрү сәбәпле, 27 апрельдән 10 майга кадәр Кызыл мәйданга халык кертелмәячәк”, – дип хәбәр ителгән Россия Федераль сак хезмәтеннән.

Шулай ук Мәскәү Кремле дә, Җиңү көненә бәйле чаралар үткәрелү сәбәпле, ябылачак. Әйтик, 7 май көнне Кремль – 12.00 сәгатькә кадәр, 9 майда – көне буе ябык булачак. Моннан тыш 23 апрельдән 15 майга кадәр Ленин мавзолеена кертмәячәкләр.


Фикер өстәү