Рөстәм Миңнеханов: “Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә бүгеннән әзерләнә башларга кирәк”

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү чараларына хәзердән үк әзерләнә башларга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында әнә шундый күрсәтмә бирде.

– Елдан-ел ветераннарыбыз кими. Шуңа да карамастан, без Җиңүнең 80 еллыгын югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш, – диде Президент.– 9 Май Ватаныбыз тарихында кадерле һәм изге көн. Ул илебезнең даны һәм горурлыгы. Бәйрәм республиканың шәһәр-районнарында уза башлады инде. Аларны оештыру югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

Республикада яшәүче өлкәннәргә нинди ярдәмнәр күрсәтелә, Җиңү бәйрәме алдыннан ниләр эшләнелә? Бу хакта Татарстанның Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде. Сугыш михнәтен күргәннәр кешеләр моннан биш ел элек 76 меңнән артык булса, быел аларның саны 17 938 мең генә. Татарстанда бүгенге көндә 359 ветеран исән-сау.

Ләлйә Фазлыева ветераннарга бәйрәм уңаеннан 10 нар мең сум акча бирелгәнен, аларны үзләре эшләгән оешмалар котлавын, барысының да Россия Президенты Владимир Путинның котлау откырткасын алуын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җылмасы таратылганын әйтте.

Өлкәннәргә күрсәтелгән башка ярдәмнәргә дә тукталды. Дәүләт торак фонды Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлыгы 6114 фатир төзеп тапшырган. Аның унысын узган ел, икесен быел тапшырганнар. Торак чиратында торган ветераннарның һәммәсе дә торак белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, 19132 ветеранга торак шартларын яхшыртуга субсидияләр тапшырылган.

Ләйлә Фазлыева республика өлкәннәре арасында уза торган “Балкыш” фестивале хакында да, кул эшләре буенча узучы “Халык иҗаты” бәйгесе турында да сөйләде. Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, быел 12 меңнән артык ветеран диспансеризация тикшерүе, 285 кеше стационар дәвалану узган. Ялгыз яшәүче 2075 сугыш ветеранының өйләренә барып хезмәт күрсәтелә. Гомер көзендә ялгыз калган 56 кеше интернат-йортларда, психоневрология интернатларында тәрбияләнә.

Утырышта яшь буынга тәрбия бирү турында күп әйтелде. “Хәтер китабы” редакторы Рамил Вәлиев та бу хакта сөйләде. “Химик” эзләнү отряды әгъзасы Александр Вершинин да үзләренең эшенә яшьләрне ияртмәкче була. Шулай эшләгәндә, тарихыбыз сакланачак, ди ул.

Мамадыш районының “Туган якны” өйрәнү музее җитәкчесе Минзилә Садриева да музейлар да балаларга тарихны белергә ярдәм итә дигән фикердә.

– Җиңү җиңел бирелмәгән. Халык үз батырларны онытырга тиеш түгел. Музей – хәтерне саклау урыны, – диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү