Урман янгыннары нәтиҗәсендә 200дән артык корылмага ут капкан, ике бала үлгән

16 торак пунктта 200дән артык корылма яна.

Красноярскида 16 торак пунктта 200дән артык корылма янды, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җирле матбугат хезмәте.

Аның сүзләренә караганда, йортлардан тыш, пилорама һәм балалар бакчасы яна. Шарыповский һәм Казачинский районнарында һәлак булучылар бар, икесе дә балалар.

Янгыннарны сүндерүдә 300гә якын кеше катнаша, 90нан артык техника һәм янгын поезды җәлеп ителгән.


Фикер өстәү