Җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы белән бергә хезмәт иткән егет махсус хәрби операциядә һәлак булган

Махсус операциядә җырчы Алсу Сөнгатуллинаның улы Айрат белән бер взводта хезмәт иткән Югары Ослан егете Максим Татьянкин һәлак булган.

Аны бүген туып-үскән авылы Шелангада соңгы юлга озатканнар. Хушлашу мәрасимендә хезмәттәш егетләренең әти-әниләре дә катнашкан.  Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.

«Айрат Максим белән Казанда өйрәнүләр вакытында ук танышкан иде. Дуслашып киттеләр, махсус операциягә җибәрелгәч тә бер взводка эләктеләр. Айрат Максим турында «бик акыллы, тәрбияле егет» дип сөйли иде. Шуңа да улыбызның дустын озатырга бармыйча булдыра алмадык. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Максимның урыны оҗмах түрләрендә булсын. Инде калганнары исән-имин туган өйләренә әйләнеп кайтсыннар”, — дип сөйләгән Алсу Сөнгатуллина «Интертат» хәбәрчесенә.

Максимны соңгы юлга озатканда хәрбиләр ул хезмәт иткән 7 рота флагын тотып барганнар. Каберенә әти-әниләр салган венок исә Максимга хезмәттәшләреннән соңгы истәлек…


Фикер өстәү