Мәскәүдә Ленин мавзолеена ут төртмәкче булганнар

Бүген төнлә бер ир Мәскәүнең Ленин мавзолеена ут төртмәкче булган. Бу хакта “112” телеграм-каналы яза.

Канал мәгълүматларына караганда, бер ир-ат, яндыргыч матдәле шешә тотып, Кызыл мәйданга килеп кергән дә, аны мавзолейга таба ыргыткан. “Молотов коктейле” мавзолей коймасына килеп бәрелгән. Ут капмаган. Үзен-үзе белештермәгән хәлдәге ир тоткарланган.

SHOT телеграм-каналы хәбәренә караганда, 37 яшьлек ир бүген туган көнен полиция бүлегендә каршылый. Аның мавзолейга ут төртергә маташу сәбәбе ачыклана.


Фикер өстәү