ВТ | «Җылы оя» бәйгесе | Сабира әбекәй

Кабарып пешкән күмәч белән тәмләп чәй эчеп утырганда, безне, алты малайны, һәм тагын күп кенә балаларны карап-тәрбияләп үстергән Сабира әбекәй искә төште.

Ягъни әткәйнең әнкәсе була инде ул. Колхозлашу вакытларын, сугыш чоры авырлыкларын башыннан кичергән. Яшьли бәләкәчләре белән тол калган. Әле күптән түгел өлкән кызы Сәгыйдә апаның сугышта ятып калган ире Фатыйх абыйның җәсәден эзтабарлар, медальоны буенча ачыклап, туганнар каберлегенә җирләделәр. Шул авыр вакытларда Сәгыйдә апа да вафат булган. Ятим калган балалары Илгиз һәм Винераны Фатыйхның бертуганнары Мөдәррис һәм Миннебай абыйлар тәрбиягә алып үстергәннәр. Монда, әлбәттә, Сабира әбинең дә өлеше тими калмый, шуңа ул бик якын, бик кадерле. Төпчек улы Хаҗи янында яшәсә дә, аның янына шул уллары, кызлары гел кайтып йөриләр. Бәләкәчләрен карашырга дип, үзләре белән дә алып китәләр иде. Күчтәнәчкә алып кайткан кабарып-уңып пешкән күмәчне ашъяулыгына кадерләп төреп, аннары юка гына телемләп, сары маен ягып һәм самавырын чыжлатып чәйләп утырыр иде ул. Бер дә гаҗәп түгел: ипекәйгә ныклап тамак туя башлаган заманалар иде шул бу.

Кайда гына, нинди генә сый, хөрмәт булганда да, Сабира әби алты малай-шалаеннан башка ямь таба алмый һәм без дә аңардан башка бер генә көн дә тора алмаганбыз икән. Шулкадәр ярата идек Сабира әбиебезне, аның һәр сүзе күңелне эретеп-җылытып тора иде. Кибеткә барсак, ул вакытларда бик кадерле каләм-карандаш, рәсем дәфтәре алып бирә иде. Шулкадәр сакчыл үзе! Хәтеремдә әле: бер чәйнеге яньчелгән иде, үзе ябыштырды да куйды. Безне дә шулай сакчыллыкка, нидер эшләргә-ясарга өйрәтте.

«ВТ» «Җылы оя» дигән зур бәйге игълан итә: беренче урынга — 50 мең сум

Бервакыт шулай Бөгелмәдәге кызларына бала карарга киткәч, күп тә үтми, аның өзелеп сагынуын ишеттерделәр. Берсендә мондый хәбәр салган: «Кайсыгыз тизрәк килеп ала, бик матур кәчтүм-чалбар алып бирәм!» «Их, әбекәй-әбекәй, шулай бик сагындыңмыни, юкса без бик тиктормас бит. Андагы кебек йомшак күмәчләрең дә көтми үзеңне, бераз рәхәтләнеп ятсаң да була бит инде», – дип жәлләп тә куя идек үзен. Бер-ике көннән тагын бер хәбәр ишеттерделәр: күршеләренә кереп, безнең авыл советына шалтыратып ята икән. Нишләргә инде, үсмер чагым, мөмкинлегем дә бар: урак өстендә Бөгелмә АТХсыннан ярдәмгә килгән «ГАЗ»икта йөкче булып йөрим. Ә шофер абзый, атнага бер кайтып, ясанып-чистарынып килә. Мин дә аңа ияреп китәм һәм Сабира әбиемне алырга килеп тә керәм. Безне шулкадәр юксынган иде ул, кулымнан тотты да яңадан җибәрмәде: «Үзебезгә кайтабыз, сагындым, бик сагындым!» – диде. Ә шәһәрдән чыкканда универмаг янында туктатты. «Менә, улым, мине беренче килеп алдың – кәчтүм-чалбарлы бул!» – диде.

Аксыл төстәге бик килешле егетләр формасы иде ул – беренче сентябрьдә, башым күккә тигәндәй, мәктәпкә киеп бардым, беркемдә андый кием юк. Яратып кигәнемә әбиемнең дә күңеле булды. Әткәй дә – сугыш инвалиды, ишле гаиләдә алай ташып-тулып тормый.

Әби-бабай тәрбиясе эчәр су, сулар һава кебек һәрдаим сиздереп-сагындырып тора шул. Бер китап-күрсәтмәдә дә язылмаган, әйтелмәгән, тәрбияне үзенә туплаган гыйлем җыелмасы ул. Ватанпәрвәрлек, туган җир, туган авыл төшенчәләре иң әүвәл каян башлана? Шул Сабира әбиләребез күңел-уебызда бөреләндерде, тудырды аларны. Нәсел тамырларын оныттырмаучылар да алар. Ни кызганыч, бүген шундый юл-сукмак күрсәтүчеләр үткәннәрдә кала. Мәсәлән, авылыбызның Морат бакый күле, Күлле куак, Кантун бай җире кебек истәлекле урыннар хәтердән җуела бара, алар тора-бара онытылачак бит. 18 яшеннән комсомолның Бөгелмә өяз комитеты рәисе булып, сәнәкчеләр тарафыннан җәзаланып, туганнар каберлегенә күмелгән авылдашыбыз революционер Габдрахман Хикмәтовны яки беренче колхоз оештыручы Газизулла Галиуллинны, Курск дугасында фашист «Тигр»ларын челпәрәмә китергән легендар танкист Кәлимулла Хәбибуллинны, авылыбыздан чыккан очучы генерал Таһир Сәйфетдиновны, Никита Хрущевны кунак иткән Газизулла Кәрамуллинны яшьләр бүген белми диярлек. Ә безгә алар турында Сабира әбекәй, әткәй сөйләп калдырды. Аннан аларны авыл тарихына теркәдем, матбугатыбызда язып-тасвирлап чыктым. Әби-бабаларыбызның сүзләрен яшь буын да онытмасын әле.

Әсгать Сәгытдинов.

Азнакай районы Югары Стәрле авылы


Фикер өстәү