Фәрит Мөхәммәтшин парламент ветераннарына медаль тапшырды

Дәүләт Советында парламент ветераннарына «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшыру тантанасы үтте. Республика Президенты Указы нигезендә, республиканың социаль-икътисади мөмкинлекләрен үстерүгә зур өлеш керткән өчен элеккеге 23 депутат һәм Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәре әлеге медальгә лаек булган.

«Сез озак еллар буе Татарстанны, хакимиятнең вәкиллекле органын үстерү хакына хезмәт куйдыгыз, – дип мөрәҗәгать итте бүләкләнүчеләргә парламент башлыгы. – Татарстан үз Конституциясен эшләүгә керешкән генә елларда социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси вазгыятьнең нинди булганлыгын барыбыз да яхшы хәтерлибез. Ул чагында нәкъ менә сез республиканың төп законын булдыруның чишмә башында тордыгыз».

Аерым алганда, дәүләт бүләген IV чакырылыш депутаты Виктор Бударин, III чакырылыш Дәүләт советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Галина Фәхретдинова, Дәүләт Советы Аппаратының элекке хезмәткәрләре – Җәмил Мөхәммәтов, Александр Назаров, Татьяна Гусева, Нурия Хәйруллина, Владимир Устин һәм Эльмира Ошинага тапшырдылар.


Фикер өстәү