«Татар азаны» бәйгесендә жиңгән азан үрнәкләре «Тәртип» радиосында яңгыраячак

Рамазан аеның беренче көнендә «Татар азаны» бәйгесе башлана. Быел ул өченче тапкыр уздырыла. Балалар арасында узучы бәйге «Тәртип» радиосы, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә оештырыла. Анда 14 яшькә кадәрге һәм 14 яшьтән өлкәнрәк балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.

«Рухи моң» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин сүзләренә караганда, «Татар азаны» бәйгесендә катнашырга теләүчеләр өчен махсус онлайн дәресләр узачак.

«Без татар азаны мәктәбенә нигез салырга телибез. Бәйгедә катнашырга теләгән кешеләр махсус дәресләрне карап чыгарга тиеш. Ул дәресләр azan.tatar сайтында чыгачак. Дәресләрдән соң тестны үткән кеше генә үзенең азан язмасын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемебезгә җибәрә ала», – ди ул.

Марсель Әхмәдуллин азан әйтүчеләрдә күзәтелгән төп хаталар турында сөйләде. «Азан әйткәндә, бер үк төрле хаталарның кабатлануы күзәтелде. Азанны әйткәндә, гарәп теле фонетикасын, орфоэпияне сакларга тиешбез, – диде ул. – Мәсәлән, «фәләәх» сүзендә бугаздан чыга торган «х» авазы кулланыла. Татар кешесе «һ» авазын кулланса, мәгънә үзгәрә. Кайдадыр иҗекне артык сузу куркыныч мәгънәгә китерергә мөмкин. Илаһи текстка андый хилафлык кертә алмыйбыз».


Фикер өстәү