Кишер томаудан коткара

Борынга томау төшүдән котылу өчен 1 аш кашыгы кишер согы белән 1 аш кашыгы үсемлек маен бутап, шуна 1–2 тамчы сарымсак согы өстәргә кирәк.

Аны берничә тамчы күләмендә көненә 3–4 мәртәбә борынга салырга киңәш ителә. 1:1 күләмдә болгатылган су белән бал катнашмасы салуның да файдасы тими калмас. Аны борынга 2–3 тамчы күләмендә көнгә 3 тапкыр салырга мөмкин.

Искәрмә: тискәре йогынтысы булырга мөмкин. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез.


Фикер өстәү