Татарстанда 63 меңнән артык кеше бурычы аркасында чит илгә бара алмаячак

Быелның өч аенда Татарстанның суд приставлары бурычлы 63 515 кешегә Россиядән чыгуны вакытлыча чикләү турында карар кабул иткән. Алимент, салым, кредит бурычларын түләмәүчеләрга карата чыгарылган карарлар бу. Аларның гомуми бурычы 43,5 миллион сумны тәшкил итә.

Билгеле булганча, суд приставлары әҗәтен вакытында түләмәүчеләргә чит илгә чыгуны тыярга мөмкин. Шуңа күрә ялга китәргә җыенганчы, бурычларны барларга кирәк.

Законда тәгаен генә кайсы бурычның чит илгә чыгуны тыюга китерүе билгеләнмәгән. Биредә барыннан да элек бурыч күләме (30 мең сумнан артыграк) исәпкә алына. Әмма әҗәтен ике айдан артыграк вакыт дәвамында түләмәүчеләр өчен бу сумма 10 мең сумга калдырыла. Шулай ук алимент буенча, сәламәтлеккә, милеккә һ.б. зыян салуны каплауга бәйле түләү буенча бурычы 10 мең һәм аннан артып киткән кешеләр өчен чит илгә юл ябыла.


Фикер өстәү