Бурычы җыелган 5 миллионнан артык кеше чит илгә чыгудан мәхрүм булган

Россиядә, бурычларын вакытында түләмәү сәбәпле, 5 миллионнан артыграк кеше чит илгә чыгып китә алмый. Бу хакта «Известия» газетасы Суд приставлары федераль хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Бер ел эчендә бурычлылар саны 1 миллионнан күбрәккә арткан (узган елның июленә аларның саны 3,9 миллион булган).

Быел алты ай эчендә әҗәтен түләмәүчеләргә карата 32,4 миллион сум административ эш кузгатылган. Бу – узган елдагыга караганда 1,2 миллионга күбрәк. Ярты елда 441,7 миллиард сум штраф түләтелгән. Иң күп бурыч – банкларга (11,9 миллион сум). Бүгенгә 7,2 миллион чамасы кешенең кредит оешмалары алдында түләү вакыты чыккан бурычы бар.

Сүз уңаеннан, Балтач районында яшәүче бер хатын-кызга ЮХИДИ штрафлары һәм салымнар буенча 70 мең сумнан артыграк акча түләргә туры килгән. Әҗәтен түлисе килмәгән ханымга суд приставы чит илгә чыгуны чикләү, бурычын счетыннан түләтү турында карар чыгарган. Бурычы өчен машинасына арест салыначагын аңлаткач, ул бер сәгать эчендә бөтен штрафларын һәм салымнарын түләп бетергән.

 


Фикер өстәү