Вирус белән көрәштә вакцина җиңә

 Беренче миллионга якынаю. Татарстанда 831224 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. Шуларның 620445е вакцинаның икенче дозасын алган. Алдарак, коллектив иммунитетка ирешү өчен, халыкның 60 проценты прививка кадатырга тиеш, дигән иде белгечләр. Хәзер исә 60 санына карап тормаска кушалар. Вакцина кадатучылар ни ди дә, ясатыргамы-юкмы дип шикләнүчеләргә нишләргә?

 Төрле организмның җавабы төрле

Юлия Амельченко 2020 елның кышында ук коронавирус кичергән. Дәваланып, алты ай узганнан соң, «Спутник V» прививкасын кадаткан.

– Прививканы алай авыр кичердем дип әйтә алмыйм. Беренчесен кадаткач, температура күтәрелде. Укол урыны сызлап торды. Икенче тапкыр кадатканда да температура күтәрелеп, хәл китеп алды. Бер кичтә барлык билгеләр юкка чыкты, иртән инде үземне бик яхшы хис итә идем, – ди ул. – Һәр кешенең организмы чирне дә, вакцинаны да төрлечә кичерә бит ул. Барлык кешеләрдә дә минеке кебек булырга тиеш дигән сүз юк. Прививка ясатыр алдыннан тикшерендем, анализлар тапшырдым.

Ә менә булачак студент Алиянең әлегә икенләнгән мәле. «Үзем теләп, беркайчан да ясатмас идем. Уколдан да куркам, гомумән, ышанычым юк аларга. Әнием, медицина вәкиле буларак, үгетли. Әмма мин әлегә каршы торам. Чирләмәдем бит әле. Югары уку йортына керергә җыенам. Тулай торакка урнашу өчен дә вакцина ясатырга кирәк икән. Нишлисе булыр…» – ди ул.

Декреттагы әни Алена да «Спутник V» вакцинасын ясаткан. «Бөтен дөньяга килгән чирне җиңү өчен үземнән бер кечкенә генә өлеш булыр», – ди ул хәзер.

Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 49 очрагы теркәлгән.

– Диванда утырып кына белгеч булган кешеләрнең сүзенә, әлбәттә, ышанмыйм. Үзем бардым, ясаттым. Шушы арада әлеге чирдән үлгән кешеләрнең күплеген күреп, ишетеп тору да тәэсир иткәндер дим. Үземне дә, якыннарымны да ничектер саклыйсы килде. Вакцинадан соң температура булды. Бер көн дәвам итте ул. Аннан хәл керде. Әлегәчә үземне яхшы хис итәм, – дип уртаклашты Алена.

Россиядә 26 млн кеше коронавируска каршы прививка (беренче һәм икенче дозасын да. – Ред.) ясаткан икән инде. Коронавируска иммунитеты югары булганнарны да вакцина ясатудан баш тартмаска өндиләр. Табиб-инфекционист Сергей Вознесенский белдергәнчә, вируска бирешмәүчәнлек лабораторияләрдә исбатланырга тиеш; шуңа да кайберәүләрнең, моны сәбәп итеп, прививка кадатмаулары – мәгънәсезлек. Аның фикеренчә, вирус белән көрәштә вакцина ясатуга өстенлек бирергә кирәк.

Россиянең cәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да шундый фикердә. Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясен йоктырып, хастаханәгә эләгүчеләрнең 98 проценты – прививка ясатмаучылар. «Бу инде вакцинаның нәтиҗәлелеге хакында сөйли, димәк, вакцина саклый һәм гомерләрне коткара», – дип, аның сүзләрен китерә ТАСС.

«Спутник»лар аермасы

Сайлыйм дисәң, сайлау мөмкинлеге дә бар. Вакциналарга да кагыла бу. Россиядә теркәлгән коронавируска каршы дүрт төрле вакцинаның «Спутник Лайт» дигәнен аеруча зарыгып көтүчеләр булды. Бу уңайдан «Ул башка вакциналарга караганда яхшырак, нәтиҗәлерәкме әллә?» дигән сорау да тумый калмагандыр халыкта.

– Республикага «Спутник Лайт» вакцинасы кайтартылды. Прививкага язылу өчен, сырхауханәнең регистратурасына мөрәҗәгать итәргә яисә 122 номерына шалтыратырга кирәк. 23 меңнән артык доза кайтартылды. «Спутник Лайт» коронавирус кичергән 18–60 яшь аралыгындагы кешеләргә кадату өчен чыгарылган, – дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Республикада чит илдән кайткан, әмма үзләренең ПЦР-тест нәтиҗәләрен дәүләт хезмәте порталына урнаштырмаган затлар барлыгы 4000750 сум күләмендә штрафка тартылган.

Медицина белгечләре әйтүенчә, «Спутник Лайт» вакцинасы «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын тулысынча кабатлый. Бер компонентлы дару 26 нчы тип аденовирус нигезендә ясалган (иммун күзәнәкләргә вирусның зәгыйфь, үрчи алмый торган өлеше кертелә. – Ред.). Нәтиҗәлелегенә килгәндә, бу күрсәткеч 79,4 процентны (чагыштыру өчен:  «Спутник V» – 90 проценттан күбрәк) тәшкил итә. Вакцинаның тагын бер уңай ягы: иммунитет 28 көн эчендә формалаша.

Алдан әйткәнебезчә, «Спутник Лайт» вакцинасы коронавирус белән авырганнан соң ярты ел узгач салдыру һәм ревакцинация өчен тәкъдим ителә. Әмма теләге булганнар аны беренчел вакцинация өчен дә куллана ала, билгеле.

Ревакцинация димәктән, соңгы арада вакцинаны яңадан ясату өчен акча түләргә кирәк булмагае дип борчылучылар артты. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кабат вакцина ясату 6 айдан соң башкарыла һәм ул түләүсез.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 


Фикер өстәү