Казанда Башкортстанга 9 кило наркотик матдә алып барган кешене тотканнар

ЮХИДИ хезмәткәрләре «Малиновка» постында рульдә Омскидан 41 яшьлек ир-егет утырган Hyundai машинасын туктата.

Документларны тикшергән вакыттта хокук сакчылары йөртүченең артык борчылганына игътибар итә, шуңа күрә автомобильне карап чыгарга карар кылалар. Нәтиҗәдә салонда һәм багажникта берничә төргәк табалар. Экспертиза күрсәткәнчә, анда 9 килодан артык синтетик наркотик булуы ачыклана.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2021 ел башында ир-егет интернет-кибеткә эшкә урнаша. Июльдә «оператор» күрсәтмәсе буенча ул Мәскәү читендә алган наркотикны Башкортстандагы Нефтекамск каласына илтергә тиеш була.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү