Наркотик яшергәндә урманда адашып калган ир: “Полиция хезмәткәрләрен күргәч, башта бик сөендем”

Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге дежур частенә Лениногорскида яшәүче 35 яшьлек бер ир төнлә шалтыратып, бакчачылык ширкәте янындагы урманда адашып калуын әйткән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, патруль-пост хезмәте шундук ирне эзләргә чыгып киткән. Адашкан ир, хокук саклау хезмәткәрләрен күргәч, бик сөенгән, әмма, төнлә урманда нишләп йөрисез, дигән сораудан каушап, югалып калган. Полиция хезмәткәрләре үзен сәеррәк тотучы бу кешене тикшерергә карар иткән. Шикләнүләре урынлы булып чыккан: тегенең кесәсендә 1,23 грамм синтетик наркотик табылган.
Шулай итеп, адашкан ир, тоткарланып, полиция бүлегенә китерелгән. Сорау алу барышында ул наркотикны үзе өчен интернет-кибеттән сатып алуы турында әйткән. Урманга килгәч, үзенә җибәрелгән “адрес” буенча наркотик калдырып китү өчен яшерен урынны эзләгәндә, адашкан. Кире юлны таба алмаячагын аңлагач, полиция хезмәткәрләренә шалтыратырга булган.
Хәзер аңа Россия җинаять кодексының 228 статьясындагы 2 өлеше (“Наркотик матдәләр, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, җитештерү. Эшкәртү”) буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү