Пермь дәүләт университетындагы атыш вакытында һәлак булганнарның исемлеге игълан ителде

Пермь краеның куркынычсызлык министрлыгы үзенең Telegram-каналында Пермь дәүләт милли тикшеренү университетындагы (ПГНИУ) атыш вакытында һәлак булучылар исемлеген бастырды.

Маргарита Геннадиевна Энгаус, 66 яшь;
Ярослав Алексеевич Арамелев, 19 яшь;
Ксения Павловна Самченко, 18 яшь;
Екатерина Родомировна Шакирова, 19 яшь;
Анна Александровна Айгельдина, 26 яшь;
Александра Юрьевна Мохова, 20 яшь.

Студент Тимур Бекмансуров 20 сентябрь иртәсендә Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты территориясендә атыш оештырды. Тоткарлаган вакытта ул каршылык күрсәтә һәм яралана, аның хәле авыр дип бәяләнә. Алты кеше һәлак булган, 24 кеше зыян күргән.


Фикер өстәү