Пермь университетында атыш оештырган егетне тоткарлаганнар, 5 кеше һәлак булган

Бүген Пермь дәүләт университетында атыш булды. 5 кеше һәлак булган һәм 11е зыян күргән. Югару уку йортына һөҗүм итүчене аягына атып яралыйлар һәм тоткарлыйлар.

Атучы – 18 яшьлек Тимур Бекмансуров, дип хәбәр ителә.

Ул бу хакта күптән хыялланган һәм 10 сыйныфтан бирле корал алырга дип акча җыйган, янәсе. 2021 елда лицензия алу процедурасын башлый. Бекмансуров сүзләренчә, башта ул тирда инструктор белән шөгыльләнгән, ә аннары дробовик сатып алган.

Башта ул атуны кайда оештыру вариантын карый — мәктәп, сәүдә үзәге, вокзал һ.б. Соңыннан 9 нчы сыйныфтан үзе курсларга йөргән ВУЗны сайлаган.

 


Фикер өстәү