Пермь университетындагы атыш вакытында зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков Пермь дәүләт университетында атыш вакытында зыян күргән кешеләр урнаштырылган хастаханәдә булды.
«Аларның күбесенең хәле яхшыра бара. Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәм күрсәтә», — диде ул төбәк вузлары ректорлары белән очрашуда.

Ведомство башлыгы шулай ук төрле уку йортларыннан бик күп кайгы уртаклашу килүен, аларның күбесе һәлак булучыларны искә алырга җыенуын билгеләп үтте.

Искәртеп үтик, кичә Пермь университетында атыш булды.


Фикер өстәү