«Онкологик авыруларны иртә ачыклау – безнең өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Поликлиникада чиратларның күп булуы сәбәпле, аларны киметү мәсьәләсе туды. Республика җитәкчелеге Казанда онкология диспансеры каршында яңа амбулатор-поликлиника бүлекчәсен булдыру турында карар кабул итте», – диде Фатыйхов.
Аның сүзләренчә, бу үзәкне 2027 елда ачарга планлаштыралар. РКОД поликлиникасының яңа, куәтлерәк корпусын төзү мәсьәләсе күптән туган. Быел февральдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Альмир Абашев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка төзелешкә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде.
«ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет дәрәҗәсендә бу инициатива биш өстенлекле юнәлешкә кертелде һәм карар кабул ителде. Халык тавыш биргәннән соң, проектка старт бирелде. Бу – безнең халык теләкләрен тормышка ашыруның конкрет мисалы», – дип билгеләп үтте Илдар Фатыйхов «ТНВ» эфирында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез