«Барысы да кешенең ниятеннән тора. Ул чын йөрәктән яхшылык кылып, башкаларны да шушы ният белән игелекле гамәл кылырга чакыра икән, гаеп юк. Тик борын чөеп, масаеп, мактанып йөрер өчен эшләнгән игелекләр, бирелгән сәдакалар Аллаһы Тәгалә каршында тузан бөртегенә дә тормый. Шул уңайдан Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсендә: «Кыя һәм ташлар өстендә яткан туфракны яңгырлар ничек юып төшерсә, сезнең мактануларыгыз һәм масаеп йөрүләрегез биргән сәдакаларыгызны юкка чыгара. Үзегезнең сәдакаларыгызны мактану, масаю белән юкка чыгармагыз», – дигән. Тагын бер хәдисендә пәйгамбәребез (с.г.в.): «Яшерен сәдака бирү Аллаһы Тәгаләнең ачуын сүндерә. Яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр. Ул Кыямәт көнендә бәндәләрне үз күләгәсенә алыр», – дигән».
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез