Татарстанның бер авылында нарколаборатория тотучыларның эзенә төшкәннәр

Полиция хезмәткәрләре Кайбыч районының Мөрәле авылындагы ангарда булдырылган  нарколабораторияне фаш иткән.

3 кеше тоткарланган, 13,8 кг авырлыктагы синтетик наркотик кулга төшерелгән. Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә караганда, полиция хезмәткәрләре ангарда наркотиклар, лаборатория җиһазы һәм тыелган матдәне әзерләү өчен прекурсорлар тапкан. Экспертиза биредә табылган 10,3 кг авырлыктагы матдәнең синтетик наркотик икәнлеген күрсәткән. Моннан тыш Югары Ослан районы Юмат авылындагы урманда яшерен урыннан 3,5 кг авырлыктагы наркотик табылып, монысының да тоткарланган ир-атларныкы булуы билгеләнгән.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, бу кешеләр узган елның көзендә легаль булмаган интернет кибеттән наркотиклар ясау өчен махсус җиһаз һәм прекурсорлар сатып алган, наркотик әзерләү буенча инструкция юнәткән. Алар наркотиклар ясау өчен бер ангарны арендага алып торган. Үзләренең продуктын республикада сатарга җыенган. Тәүге партиясен Югары Ослан районындагы юл янәшәсенә яшерен куйган.

«Наркотикларны законсыз сатарга омтылу» факты буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атларның өчесе дә сак астына алынган.


Фикер өстәү