Фәрит Мөхәммәтшин: «Нурлат халкы күп тармакларда тотрыклы үсешкә ирешкән»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлатка сәфәр кылды. Биредә ул район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясендә катнашты.

Сессиядә узган елгы эш йомгаклары турында район хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин сөйләде. 2022 елда тулаем җирле продукт күләме 88 миллиард сумнан артып киткән (үсеш темпы – 111,3 процент). Район икътисадында, гадәттәгечә, нефть тармагы зур өлеш алып тора. Биредә 9 нефть компаниясе теркәлгән. Узган елда алар барлыгы 5,9 миллион тонна нефть чыгарган. Шуның 2,5 миллион тоннасы чамасын – район территориясендә. Авыл хуҗалыгында җитештерү күләме 4,5 миллиард сум (үсеш темпы – 122%) тәшкил иткән. Районда 12 меңнән артыграк шәхси ярдәмче хуҗалык, 77 фермер хуҗалыгы эшләп килә.

Алмаз Әхмәтшин әйтүенчә, районның төп бурычларыннан берсе – нурлатлыларны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү. «Шәһәр һәм районда яшәүчеләр 40 елдан артыграк чиста суга кытлык кичерде, – диде район хакимияте башлыгы. – Проблеманы хәл итү өчен геология-разведка эшләре башкарылды, су белән тәэмин итү системасы проекты эшләнде. Төзелешне быел ноябрь аенда төгәлләү күздә тотыла. Яңа объект Нурлатта яшәүчеләрнең барысын да сыйфатлы су белән тәэмин итәчәк».

Федераль һәм республика программалары буенча яңа социаль объектлар төзү дәвам итә. Узган елда Новое Иглайкино авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылган. Нурлат районы үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген капиталь төзекләндерү төгәлләнеп килә.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, район социаль-икътисадый үсеш рейтингында бер ел эчендә 40 нчы урыннан 23кә күтәрелгән. «Хәзер инде темпны киметмәү мөһим, бу күрсәткеч артында Нурлатта яшәүче барча кешенең хезмәте ята, – диде ул. – Миңа калса, Нурлат районы күп кенә тармаклар буенча тотрыклы үсешне тәэмин итәрдәй җитештерүне оештыру юлын тапкан».

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану, мөгезле эре терлек санын киметмәү мәсьәләләренә аерым тукталды. «Нурлат районы елны уңышлы төгәлләде, районны үстерү буенча зур социаль һәм икътисадый мәсьәләләр хәл ителгән. Әмма хәл ителмәгәннәре дә бар. Аерым алганда, республика һәм федераль программаларда, грант проектларында катнашу эшен көчәйтергә кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү