Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районына сәфәр кылды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган балалар сәнгать мәктәбе, авыл хуҗалыгы машиналары производствосы белән танышты, шулай ук район советының хисап сессиясендә катнашты.

Капиталь төзекләндерелгәннән соң балалар сәнгать мәктәбен ачу – мөслимлеләр өчен зур вакыйга. Өч катлы мәктәп бинасы (бүген анда 400гә якын бала укый) дистә елдан артыграк вакыт дәвамында ремонт күрмәгән. Фәрит Мөхәммәтшин фортепиано, җыр, бию, сынлы сәнгать бүлекләре белән танышты.
Шуннан соң Дәүләт Советы Рәисе “Агромастер” җитештерү компаниясе цехында булды. Биредә 250 төрдән артыграк авыл хуҗалыгы машинасы эшләп чыгарыла. Компания Россиядә бу юнәлештә эшләүче иң яхшы 5 предприятие арасында керә. Продукциясе Татарстанда гына түгел, илнең 45 төбәгендә, шулай ук Казахстанда сатыла. “Тулы бер завод! Зур шәһәрдә түгел, ә Мөслимдә. Продукциягә заказ – берничә елга җитәрлек, эшчеләргә нефтьчеләрнекеннән ким булмаган хезмәт хакы түләнә”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин предприятие турында.

Район советының хисап сессиясендә 2021 елга йомгак ясалып, 2022 елга планнар билгеләнде.
Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин чыгышыннан күренгәнчә, район авыл хуҗалыгында җитештерү-икътисади күрсәткечләре буенча узган ел республикада 14 нчы урында булган. Соңгы биш ел эчендә авыл хуҗалыгы тулаем продукциясе үсеше 197 процент тәшкил иткән. Узган ел гектарыннан 12,4 центнер ашлык җыеп алганнар, 13 мең тонна чамасы сөт, 6,6 мең тоннан ит җитештерелгән. Район башлыгы әйтүенчә, Мөслимдә терлекчелек тармагын тагын да үстерергә ниятлиләр.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, район, аеруча фермерлык хәрәкәтен үстерүдә, агросәнәгать комплексына зур өлеш керткән. Районда гаилә терлекчелек фермалары уңышлы үсеп килә. Дәүләт программасы гамәлгә кертелгәннән бирле Мөслимнән 46 гаилә чама белән 130 миллион сумлык грант откан, шул исәптән узган елда – 1,5 миллион сум. Парламент башлыгы Мөслимдә яшәүчеләрне шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән максатчан программаларда активрак катнашырга чакырды. «Без шәхси секторда терлек, кош-корт тоткан кешеләргә ярдәм итәчәкбез, ә үзләреннән арткан продукцияне кулланучылар кооперациясе аша сатуны оештырачакбыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе соңгы сайлау кампаниясе кысаларында халыктан җыелган наказларны үтәүгә аерым тукталды. Узган елда республика “юл картасы”на Мөслим районыннан 13 наказ кертелгән. 10сы инде үтәлгән дә. “Районнарыбыз яхшы якка үзгәрә, социаль-мәдәни, сәламәтлек саклау өлкәсе объектлары төзелә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. – Мөслимдә ватанпәрвәрлек, туып-үскән төбәккә мәхәббәт сизелә. Инде бүген үк районның республика авыл хуҗалыгы алдынгылар арасына чыга аласына исәп тотабыз. Быел без районның яңа икътисадый күрсәткечләр генә түгел, тормыш сыйфатының сизелерлек яхшыруын да күрәчәкбез”.


Фикер өстәү