Фәрит Мөхәммәтшин Спас районы җитәкчелеген яңа үсеш мөмкинлекләрен билгеләргә чакырды

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас районына эшлекле сәфәр кылды. Ул иң элек Болгарның капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган 1 нче урта мәктәбендә укытучылар һәм укучылар белән аралашты, парламент дәресендә булды, шулай ук район советы хисап сессиясендә катнашты.

Сессия алдыннан, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу көненә багышлап, Болгарда хәрби хәрәкәтләр ветераннары истәлегенә урнаштырылган мемориал янында тантаналы митинг һәм чәчәкләр салу булды. Ватанпәрвәрлек акциясендә Дәүләт Советы Рәисе дә бар иде.

“Хәтер көнендә, сагышлы көндә без төрле елларда үзләренең интернациональ бурычын үтәгән хәрбиләрнең батырлыгын искә алабыз, – дип билгеләп үтте Фәгит Мөхәммәтшин. – Һәрбер буынга ниндидер сынау бирелә. Кемгәдер – Бөек Ватан сугышы, менә хәзер – махсус хәрби операция сынавы. Дөнья тыныч түгел, “кайнар нокталар”ның булмаган вакыты юк. Каһарманлык гамәлләренең халкыбыз хәтерендә һәм үзләренә ярдәм ителгән илләр халыклары хәтерендә мәңгегә уелып калачагына ышанам”.
Шуннан соң район Мәдәният йортында район советы хисап сессиясе узды. Анда узган елга йомгак ясалып, быелга планнар билгеләнде. Спас районы хакимияте башлыгы Фәргать Мөхәммәтов хисап тотты.
Узган елда районның тулаем җирле продукты акчага салып исәпләгәндә 7,4 миллиард сум тәшкил иткән. 2021 елдагыга караганда 8,5%ка күбрәк бу. Шулай ук, җитештереп, сатуга озатылган товар күләмендә дә уңай динамика күзәтелә.

“Узган ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен катлаулы булды, – дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы. – Әмма һава көйсезлекләренә карамастан, рекордлы уңыш җыеп алуга ирешелде”. Фәргать Мөхәммәтов терлекләрнең баш саны кимүгә, димәк, сөт һәм ит җитештерү күләме кимүгә борчылуын белдерде.

Спас районы хакимияте башлыгы узган елдагы чараларга җентекләп тукталып узды. Һичшиксез, иң әһәмиятлесе – Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу. 2022 елда районда 830 меңнән артыграк турист булып киткән.

Фәргать Мөхәммәтов махсус операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтүләре өчен районда яшәүчеләр һәм предприятиеләргә рәхмәт белдерде. Районнан Донбасска һәм махсус хәрби операция зонасына барлыгы чама белән 8,5 миллион сумлык 20 тоннадан күбрәк гуманитар йөк озатылган.

“Катлаулы шартларга карамастан, Спас районында 2022 елга билгеләнгән барлык проектлар һәм программаларны тормышка ашыруга, республика икътисадына саллы өлеш кертүгә ирешелгән”, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин утырышка йомгак ясап. Парламент башлыгы шулай ук тырыш хезмәте өчен район активына рәхмәт белдерде.

Спас районы социаль-икътисадый үсеш рейтингында, бер ел эчендә ике баскычка түбәнгә тәгәрәп, 40 нчы урынны били. Ә торакны файдалануга тапшыру буенча – бөтенләй дә 44 нче урында: узган елда нибары 4,65 мең кв м торак мәйданы файдалануга тапшырылган. “Башкарыласы эшләр бар әле, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Зур туристлык кластерын булдырырга кирәк. Болгар илебездә генә түгел, дөньяга да танылып килә.

Фәрит Мөхәммәтшин Спас районында терлекчелекне үстерү, район бюджетының керемен тулыландыру, Болгарны туристлык үзәгенә әйләндерү мәсьәләләре буенча эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук районда аерылышучылар санының артуына да игътибарын юнәлтте. Узган елда 98 пар никахлашса, 72 гаилә пары аерылышкан. Районда халык саны да кимегән. Гәрчә тулаем республикада артса да.

“Килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклау, мөмкинлекләр табып, кешеләрнең тормышын яхшырту – җирле хакимиятләрнең бурычы әнә шул”, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү