Фәрит Мөхәммәтшин Аксубай районына сәфәр кылды

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин – республиканың көньяк районнарына эшлекле сәфәрдә. Иң элек ул Аксубайда капиталь төзекләндерүдән соң ачылган район үзәк хастаханәсендә булып, медицина хезмәткәрләре, сырхаулар белән аралашты, шулай ук район советының хисап сессиясендә катнашты.

Хастаханә сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буынын яңарту федераль программасы кысасында төзекләндерелгән. 1984 елда ук төзелгән бина моңарчы ремонт күрмәгән булган. Хастаханә бинасын төзекләндерү һәм өстәмә җиһазлауга 30 миллион сумнан артыграк акча тотылган. Яңартылган медицина оешмасында хатын-кызлар консультациясе дә ачылган. Моннан тыш анда яңа җиһазлар, рентген һәм УЗИ аппаратлары урнаштырылган.

Район Мәдәният йортында узган хисап сессиясендә район советының узган елдагы эшенә йомгак ясалды, быелга планнары билгеләнде. Хакимият башлыгы Камил Гыйльманов районда илкүләм проектлар һәм республика дәүләт программаларын тормышка ашыруны аерым игътибар үзәгенә алды. Узган елда Аксубай районында 60тан артыграк объект төзелгән яки төзекләндерелгән.

Ел йомгаклары буенча районда тулаем җирле продукт күләме 16,9 миллиард сумга җиткән (алдагы чордагыга карата – 148,2%). Узган елның 11 аенда сәнәгатьтә җитештерү индексы 100,8% тәшкил иткән. Районда инде 5 предприятие резидент булган «Морозко» сәнәгать паркы үз эшен башлаган. Аксубай җитештерү-икътисадый күрсәткечләре буенча районнар рейтингында 15 нче урынга чыккан (узган елда – 21 нче урында). Ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме акчага салып исәпләгәндә, 4,4 миллиард сум тәшкил итә. “Авылда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча дәүләт программалары фермерлык хәрәкәтен үстерүгә гаять зур этәргеч бирде”, – диде Камил Гыйльманов.

Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, район үсә, тулысынча файдаланылмаган мөмкинлекләр дә бар әле. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә җитди игътибар бирергә кирәк. Тулаем җирле продукт күләмендә бизнесның өлеше республика буенча уртача күрсәткечтән (25%) кимрәк – 14-15% чамасы гына. “Районда булдыклы, актив кешеләр күп, аларның башлангычларын хуплап, бизнеска җәлеп итәргә кирәк”, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыкларына һәм район җитәкчелегенә. Аның әйтүенчә, Аксубайда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру өчен дә мөмкинлекләр бар. Дәүләт Советы Рәисе районның авыл хуҗалыгы тармагындагы мөһим мәсьәләләр арасыннан сөт җитештерүнең кимүен билгеләп үтте. “Киләсе елда күрсәткечләр югарырак булыр дип уйлыйм”, – диде ул.


Фикер өстәү