2 февраль көне тарихта ниләр белән истә калды?

80 ел элек (1943)  Кызыл Армия Сталинград янында Өченче рейхның вермахт көчләрен тар-мар итә

Россия Федерациясе Хәрби Дан көне. 1995 елның 13 мартында имзаланган «Россиянең хәрби дан һәм истәлекле көннәре турында»гы Федераль закон нигезендә билгеләнә.

Сталинград янында кан коюлар (1942 елның 17 июленнән – 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышларында бөек борылыш чоры була. Кызыл Армиянең югалтуы 1 миллион 200 мең кеше белән исәпләнә. 1943 елның февраленнән соң, Кызыл Армия барлык совет-герман фронты буенча стратегик һөҗүм башлый. Ул 1945 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңү белән тәмамлана.

Халыкара сулы һәм сазлыклы басулар көне

Бу көнне 1971 елда Иранның Рамсар шәһәрендә Сулы һәм сазлыклы басулар турында конвенция имзалана. 1997 елдан бирле билгеләп үтелә торган бу көн планетабызның тотрыклы үсешенә ярдәм итү өчен  игътибарны җәлеп итәргә чакыра.

105 ел элек (1918) Халык комиссарлары советы «Чиркәүне дәүләттән һәм мәктәпне чиркәүдән аеру турында»гы декрет кабул итә

Әлеге документ белән дәүләт хакимиятенең дөньяви характеры билгеләнә, вөҗдан һәм дин иреге игълан ителә. Чиркәүләрнең бөтен мөлкәте «халык байлыгы» дип игълан ителә. Илдә атеистик пропаганда башлана.

РСФСР Югары Советы карары белән 1990 елның октябрендә декрет гамәлдән чыгарыла.

Байбак көне

«Байбак көне» ел саен АКШта һәм Канадада билгеләп үтелә. Бу көнне байбак кышкы йокыдан уянып, өненән чыга икән. Байбакның үз-үзен тотышына карап, язның кайчан җитәчәген белергә була, имеш.

Әгәр дә 2 февраль болытлы була икән, байбак оясыннан башын чыгарып карый да, үзенең күләгәсен күрмәгәч, чыгып китә. Димәк, озакламый яз җитәчәк. Әгәр дә инде көн кояшлы икән, байбак үзенең күләгәсен күреп курка да кире оясына кереп кача. Бу очракта яз тагын 6 атнадан соң гына киләчәк дип санала.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү