Фәрит Мөхәммәтшин: Менделеевск районы – Президент программаларын тормышка ашыру буенча алдынгылар сафында

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районында Президент программаларын тормышка ашыруның барышы белән танышты. Парламент башлыгы капиталь төзекләндерүдән соң ачылган район хастаханәсендә булып, табиблар һәм медицина персоналы белән очрашты, яңа архив бинасын ачу тантанасында катнашты, шулай ук район активы белән аралашты.

Узган елда районда реконструкцияләнгәннән соң поликлиника ачылган, хәзерге вакытта балалар поликлиникасында ремонт эшләре төгәлләнеп килә. “Хәлләр ничек? Ковидка бәйле вазгыять ничегрәк?”, – дип кызыксынды табиблардан парламент башлыгы. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Оксана Бахматова әйтүенчә, районда яшәүчеләрнең 50 проценттан артыграгы коронавирустан прививка ясаткан, чиргә бәйле вазгыять начар түгел.

Очрашуда кадрлар проблемасы турында да сүз булды. Менделеевск хастаханәсендә моннан берничә ел элегрәк табиблар, аеруча тар белгечләр җитмәгән. Баш табиб әйтүенчә, 2017 елдан дәүләт ярдәме программалары буенча табиблар һәм урта медицина персоналы , районга кайта башлагач, хәлләр яхшыга таба үзгәрә башлаган. 2019 елда “Земский доктор” программасы буенча 8 табиб берәр миллион сум күләмендә грант алган. Узган елда районга тагын 4 белгеч күченеп кайткан. Агымдагы елның 7 аенда район үзәк хастаханәсенә тагын 6 табиб өстәлгән.

Хастаханә табиблары авылда аеруча кирәкле һөнәр ияләренә йорт төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирүне күздә тоткан республика законына үзгәрешләр кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Документта мондый белгечлекләр исемлеге расланган. Әмма алар арасында медицина профилендәге кайбер тар белгечләр юк. Фәрит Мөхәммәтшин профильле комитетка килеп туган хәлне ачыкларга кушты.

Республикада федераль үзәк һәм Президент программаларын тормышка ашыру ярдәмендә барлык баскычларда: беренчел ярдәм күрсәтү, амбулатория, махсус һәм югары технологияле ярдәм күрсәтү баскычларында медицина ярдәме системасын модернизацияләү хәл ителә. Дистә ел эчендә 557 фельдшер-акушерлык пункты һәм 43 табиб амбулаториясе төзелгән. Быел аларга тагын 42 ФАП һәм 4 амбулатория өстәлә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән ерактагы авылларда яшәүчеләр өчен дүрт мобиль поликлиника булдырылган. Балалар Онкология, гематология һәм хирургия үзәге, Кан салу үзәге, Казанда йөз көн эчендә йогышлы авырулар хастаханәсе төзелгән.

Бүген Менделеевскида капиталь төзекләндерелгәннән соң район архивының яңа бинасы да ишекләрен киереп ачты әле. Ремонттан соң бина мәйданы ике тапкыр зурайган. Хәзер документлар бөтен шартын туры китереп эшләнгән иркен, якты бүлмәләрдә саклана.

“Муниципалитетларда мондый биналар төзеп, республиканың архив тармагына ярдәм итәбез”, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Яңа архив бинасы белән танышканнан соң Дәүләт Советы Рәисе район хакимияте башлыгы Валерий Чершинцев белән Химиклар урамында “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелеп килүче ишегалдын карады. Биредә яңа тротуарлар, квартал эчендә яңа юллар салына, өстәмә парковка урыннары, спорт һәм балалар мәйданчыклары эшләнә, заманча яңа яктырткычлар урнаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: “Безнең ишегалды” республика программасы 2019 елда “Бердәм Россия” тәкъдиме белән кабул ителеп, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. 2020-2024 еллар өчен тәгаенләнгән программага Менделеевск районындагы 72 ишегалды кергән. Шуның 15е узган елда файдалануга тапшырылган, 13е быел төзекләндерелә.

Ә инде район активы белән очрашуда Менделеевск районының уңышлары һәм үсеш проблемалары турында сүз барды. “Менделеевск районы – Президент программаларын тормышка ашыру буенча алдынгы сафларда баручы районнарның берсе. Шушы программалар ярдәмендә һәрбер районның территориясе күркәмләнә”, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Менделеевск районында сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да уңышлы үсә. Күп кенә производстволар модернизацияләнгән, уртача хезмәт хакы – республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак.

Авыл хуҗалыгына килгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин быел җәйге корылыктан зыян күрүчеләргә җитди ярдәм күрсәтү, терлекчелек фермаларын, шул исәптән фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү зарурилыгын басым ясап әйтте.

Очрашуда алда торучы сайлау һәм Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләре күтәрелде.

Фото: gossov.tatarstan.ru


Фикер өстәү