«Озак көтәбез бит инде!» Яңа Кәшер авылындагы мәктәп ремонтка мохтаҗ

Татарстанда ярты гасыр ремонт күрмәгән мәктәпләр бар, дисәләр, булмас, дияр идек. Ник дигәндә, республикада социаль әһәмияткә ия корылмаларны төзекләндерү буенча программаның иң зур өлеше белем бирү йортларын тәртипкә китерүгә карый. Мәсәлән, 2020 елда бу максатлар өчен 3,1 млрд сум акча тотылырга һәм 172 мәгариф объектына ремонт ясалырга тиеш булган. Әлмәт районындагы Яңа Кәшер авылына сәфәр чыккач, төзелеш эшләрен төшләрендә генә күрә торган мәктәпләрнең барлыгына инанырга туры килде.

Тышы шыксыз, эче ямьле

Яңа Кәшер авылындагы ике катлы мәктәпнең хәле Крылов мәсәлендәге урыныннан кузгалмаган йөк арбасын хәтерләтә. Бер урында 48 ел шулай тик тора ул. Ни төзекләндерелми, аның урынына яңасы да төзелми. Хәер, мәктәп тик кенә тора дию дөрес булмас. Белем бирү учагы үзе гөрли. Укытучылар да, балалар да өметләрен өзми. Тик күпкә түзгәнне, тагын озакка түзелерме?

— Яңа Кәшер урта мәктәбе 1973 елда төзелгән, аңа бер тапкыр да ремонт ясалмады. Идән-дивар буялып торган инде, анысын төзекләндерү дип әйтеп булмас. 15 ел элек мәктәп авария хәлендә дип табылды. Экспертиза да мәктәп нигезеннән китә, диде. Комиссия берничә кат килеп карады, тикшерде. Ремонт ясалачак дигән сүз дә юк, төзекләндерелер дигәне дә. Дөрес, 2022 елда ремонтка куябыз дигән сүзләр ишетелгәли, ничектер, билгесез. Бу хәлдән хәбәрдар булмаган кеше юктыр. Без бик озак көтәбез бит инде! Ата-аналар мәктәпкә балаларын җибәрергә курка. 50ләп бала Әлмәт, Мактама, Сөләй мәктәпләренә йөреп укый, − дип аңлатты хәлне шушы авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина.

Яңа Кәшер

Яңа Кәшер – Әлмәт районында иң зур татар авылларының берсе санала. Җирлектә өч меңләп кеше яши. «Татар телендә сөйләшәбез, татарча яшибез», – ди биредәгеләр.

Җимерек хәлдәге мәктәптә исә йөздән артык бала укый. Аларга 17 укытучы белем бирә. Шунысы аеруча сөендерде: биш укытучысы – яшьләр, өчесе  кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган.

Мәктәп директоры урынбасары Лилия Насыйбуллина белем йортында 31 ел эшли. Бинаның мондый хәлгә ничек җитүе турында аннан сораштык.

— Авыл мәктәбе гомер-гомергә алдынгы, терәк мәктәпләрнең берсе саналды. Эшли башлаган чорымда бирегә курка-курка гына килдем. Мәктәпнең абруен, дәрәҗәсен төшермәскә, дип эшли башлаганымны хәтерлим. Балалар да күбрәк иде әле ул елларда. Аерым фәннәрдән кала, татар телендә белем бирелә торган мәктәп бу. Фән олимпиадалары, конкурсларда да алдынгы. Узган уку елындагы БДИ нәтиҗәләре буенча, бу мәктәпне тәмамлаган балаларның күрсәткечләре республика һәм район күрсәткечләреннән дә зуррак иде! – дип сөйләде ул. – Ата-аналар да курка. Сүз дә юк, башта ремонт сорап шауладылар. Әмма кешенең күнегә торган гадәте бар… Күз дә ияләшә икән.

2006 елда мәктәп диварында ярыклар пәйда була. Мәктәп коллективы, куркып, ярылган өлешеннән диварны кран белән җимерттерә. Бу – мәктәпнең спорт, актлар залы, ашханә булган өлеше. «Шул килеш, берәр ничек төзекләндерсәк, торасы да булгандыр инде ул, шәт. Мәктәп авария хәленә җиткәч, байтак кеше килеп өйрәнде, белгечләр карады, ата-аналар хатлар язды, мөрәҗәгатьләр әзерләнде. Ниндидер урыныннан кузгала алмый торган нәрсә бу! Сихере бардыр, дим инде. Безгә килгән комиссия, кеше, без җыйган документ… Кадрлар кытлыгы да юк. Балалар кимү дә күзәтелми. Киләчәктә мәктәптә укырлык балаларың булмаса, бу чаклы борчылып йөрмәс идең дә бит», – дип уфтана Лилия Насыйбуллина.

Балаларның бу бинада дәресләре уза, бәйрәм чаралары оештырыла. Күршедә генә 1962 елда төзелгән тагын бер бина бар. Анысында исә ашыйлар, физик культура дәресләрендә спорт белән шөгыльләнәләр. Күз алдыгызга китерегез: төшке аш ашар өчен мәктәптән чыгып, шул бинага барырга кирәк. Һава торышы гел дә кояш белән сөендереп тормый бит әле. Яңгыры, кары, пычрагы була, дигәндәй. Тиз-тиз тукланасың да кире мәктәпкә кайтасың. Ашатуны ике сменада оештыралар. Кысан гына аш-су урыны ул, башкача оештыру мөмкин дә түгел. Бала-чага ияләшкән, хезмәткәрләр дә: «Мондый шартлар башка беркайда да юктыр», – дип моңсулана.

Спортзал дигәне дә, хәтерең калырлык: син сузылсаң – миңа, мин җәелсәм, сиңа урын булмас иде. Ә балалар шушы шартларда йөгерергә, сикерергә, хәрәкәтле уеннар уйнарга да тиеш бит әле! Аһ итеп, шаккатып йөргән мәлләрдә, авыл җирлеге башлыгы берничә тапкыр: «Менә сезгә татар телле мәктәп», – дип, безне дә моңсуланырга мәҗбүр итте…

Хәрабәләр арасында булса да, укыту, тәрбия бирү туктамый. Ата-аналар тырышлыгы белән класслар җыйнак, пөхтә рәвешен саклый, мәктәптә Туган якны өйрәнү музее эшләп килә, балалар өчен түгәрәкләр дә бар. Мәктәпнең тышкы шыксызлыгы белән эчке матурлыгы – җир белән күк арасы.

Тәкъдимнәре дә бар

Яңа Кәшер авылы җирлеге авыл хуҗалыгы юнәлешендә беренче мәктәп ачарга да әзер. Лилия Гыйниятуллина әйтүенчә, мондый тәкъдимне ул берничә ел элек авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган республика зона семинар-киңәшмәсендә әйткән.

— Маллар бетә, җир сөрелми, дип, авыл сәнәгате турында сүз чыкты да, шундый фикер җиткердем. Бер генә мәктәп тә балаларны авыл хуҗалыгы тармагы өчен әзерләми. Без сыер саварга, кош-корт асрарга, мал карарга, трактор җыеп-сүтәргә өйрәтәбез, сез безгә мәктәп салып бирегез, дидек. Авыл хуҗалыгына багышланган махсус программа да яздык. Проект бар, борылып караучы гына юк, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы.

Сүз уңаеннан, яңа мәктәп салыныр дигән өметләре акланыр дип, шуның өчен җир дә рәсмиләштерелгән. «Авыл советы исеменә җир рәсмиләштерелгән. Ел саен 34 мең сум салым түләп торабыз. Ут, су керттек, мәктәп салыныр дип көтеп утырыш хәзер, – дип сөйләде Лилия Гыйниятуллина.

Нәрсә көтәргә?

Җитәкчелек проблемага кул да селтәмәгән сыман, әмма боз кузгалмый. Ни рәвешле шулай соң? Мәктәпне ни өчен игътибардан нәүмиз итеп калдыралар? Шушы сорауларга ачыклык кертер өчен, Әлмәт районы башкарма комитетының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек.

Ни кызганыч, җаваплы кешеләр җыелышта булып чыкты. Кайчан бушыйсын безгә әйтеп тормадылар. Шунысы мәгълүм: Әлмәт мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская Яңа Кәшер авылы мәктәбенең 2019 нчы елда авыл җирлекләрен үстерү буенча республика грантына тәкъдим ителгәнен белдергән иде. Мәктәп шушы чорда грант алу бәхетенә ирешеп, исемлеккә эләгер, дип көткәннәр. Аңлашылганча, эләкмәгән. Мәктәп һаман да нигезен ныгытып торып, элеккечә яшәргә мәҗбүр.

Шактый көттергәннән соң, элемтә өчен идарәдәге башка бүлекнең номерын бирделәр. Техник хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Алсу Герасимовага Яңа Кәшер мәктәбенең хәлен аңлаттык. Хәер, әйткәнебезчә, белем йортының нинди хәлдә булуыннан хәбәрдар алар. «Ремонт үткәрү планда бар. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тиешле документларны әзерләп җибәрдек. Безнең тарафтан барлык документация эше башкарылды дип әйтә алам. Проектка бәйле нинди таләпләр бар, шуларның барысын да әзерләдек. Хәзер без дә аларның җавабын көтәбез. Ул башка төрле программа буенча төзекләндерелергә тиеш. Документларны былтыр ук әзерләп җибәргән идек. Барлык кеше дә хәбәрдар. Бәлки, шушы коронавирус пандемиясе дә эшнең тоткарлануына берникадәр сәбәпче булгандыр», – диде ул.

Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов белән дә элемтәгә керергә булдык. Тыгыз вакытына туры килдек кебек: иртән – җыелыш, аннан күчмә киңәшмәгә китә дип аңлаттылар башлыкның кабул итү бүлегендә. Проблемадан качулары түгел: чынлап та, бу көнне җитәкче кеше янгын сүндерү буенча тактик-хәрби укуларда катнашты, әлеге хезмәтләрнең эшчәнлеген тикшерде.

Кабул итү бүлегендә дә безнең мөрәҗәгатьне кире какмадылар кебек. Журналистның телефон номерын, соравын язып алдылар. Хәбәрләшербез дип тә вәгъдә бирделәр. Моннан тыш, Әлмәт башлыгының, башка түрәләр белән чагыштырганда, социаль челтәрләр белән дус булуын белеп, «Инстаграм»дагы шәхси сәхифәсендә дә, матбугат хезмәтенең рәсми «бит»ендә дә сорауларыбызны калдырдык. Тимур әфәнденең аларга күзе төшми калмас дип өметләнәбез. Бәлки, сәхифәсендә һәрдаим уза торган «туры эфир»ларында да бу соравыбызга җавап ишетеп булыр.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында исә Яңа Кәшер мәктәбенә бәйле мөрәҗәгатебезгә менә ни диделәр:

– Уку процессын тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру максатыннан, министрлык тарафыннан, Әлмәт районы белән берлектә, Яңа Кәшер урта белем бирү мәктәбе бинасын капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләүнең проект-смета документларын әзерләү мәсьәләсе карала. Хәзерге вакытта министрлык проект-смета документларын эшләү өчен кирәкле техник документацияне килештерде. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару вакыты проект-смета документациясен әзерләп бетереп, дәүләт экспертизасын узып, финанс чыганакларын ачыклаганнан соң билгеле булыр.

…Ничек кенә булса да, мәктәп хәле белән алга таба да кызыксынып торачакбыз. Яңа уку елында татарча укыта торган шушы мәктәптә укучы балалар яңа бинада белем алып, тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешергә хаклыдыр бит инде югыйсә.

Белешмә өчен

Дәүләт сатып алулары сайтындагы мәгълүматка караганда, Татарстан районнарындагы җиде мәктәпкә быел ремонт каралган. Моның өчен 261 607 942 сум акча тотылачак. Сүз Әлмәт районындагы Иске Суркино, Бөгелмәдәге Подгорный, Биектаудагы 3 нче номерлы урта, Лениногорскиның Федотовка мәктәпләре, шулай ук Урыссу бистәсендәге, Минзәләдәге Горячев исемендәге Коноваловка, Сабадагы Түбән Шытсу мәктәпләре турында бара. Барлык төзелеш эшләрен 2021 ел азагына тәмамларга ниятлиләр.

САН

Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 164 белем бирү бинасын ремонтларга ниятлиләр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү