Безгә укытучылар, психологлар, табиблар, инженерлар, юристлар кирәк. Быел республикада әлеге белгечлекләр өчен бюджет урыннары күбрәк бүлеп бирелгән. Түләүсез урыннар саны 20 меңгә җиткән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт йортында вузларга кабул итү үзенчәлекләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр. Абитуриентларны нинди үзгәрешләр көтә?
20 июньдә югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Республикада филиаллар белән бергә 44 вуз бар. Быел мәктәпләрне 16,5 мең укучы тәмамласа, 18 мең кеше БДИ тапшыра. Имтиханнар ахырына якынлаша инде. Чит телләр һәм информатика фәннәреннән тапшырасы гына калды. Рус теленнән минималь балл җыя алмаган, билгеле сәбәпләр аркасында имтиханнарга килә алмаучылар өчен өстәмә көннәр билгеләгән. Быел кабул итүнең икенче этабы булмаячак. Бу – ни дигән сүзме? Моңа кадәр аның беренчесендә бюджет урыннарына абитуриентларның 80 процентын кабул итеп, икенчесендә калган урыннарга бәйге үткәрелә иде. Быел исә ул бары бергә генә калдырылды. Булачак студентларның исемлеге 17 августта игълан ителәчәк. Кыскасы, ике тапкыр борчылмас өчен бик әйбәт бу. Абитуриентлар бер үк вакытта биш югары уку йортына ун юнәлешкә кадәр гариза тапшырырга мөмкин. Элек исә 3 белгечлек белән генә чикләнә иде. Быел конкурс исемлегендә укырга керүчеләрнең исем-фамилиясе, әтисенең исеме күрсәтелмәячәк, бары СНИЛС номеры гына булачак. Үзгәрешләр менә шундыйрак.
Татарстан югары уку йортларында психологлар өчен бюджет урыннары – 5, массакүләм мәгълүмат чараларына – 4, юристларга 5 тапкыр арткан. Шулай ук социология, туризм һәм хезмәт күрсәтү, сәнгать юнәлешләре буенча да үсеш бар. Кайбер техник өлкәләрдә, саннар, киресенчә, бераз кимегән. Казан дәүләт медицина университетында дәвалау юнәлеше буенча бюджет урыннары 48 процентка арткан. Монда максатчан программа буенча укырга керүчеләр (целевиклар) 66,4 процентны тәшкил итәчәк. КАИда исә түләүсез урыннар 403 урынга күбрәк. Вуз ректорлары белдергәнчә, түләүле бүлекләрдә бәяләр узган елгы кебек саклана.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бюджет урыннарының артуы бик сөенечле. Иң күп бюджет урыннары инженер-техниклар, укытучылар әзерләү юнәлешләренә бирелгән. Монда педагогик фәннәр, информатика һәм исәпләү техникасы, химик технологияләр, электр, җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек белгечлекләр күздә тотыла.
– Яшьләрнең укып чыгып, тырышып эшләве – безнең киләчәк. Белгеч булырга теләп, абитуриент акча аркасында вузга кермичә кала икән, бу – начар. Бар нәрсә дә акчага гына корыла икән, бу белгечләрнең күңел биреп эшләвенә ышанып бетә алмыйбыз. Укырга теләүчеләрнең бюджет урыннарына керүе безне сөендерә. Табиблар, энергетиклар, төзүчеләр… Әлеге юнәлешләрдә бюджет урыннары арту вузларның абитуриентларга, халыкка йөз белән борылуын күрсәтә, – диде Илсур Һадиуллин. – Бүген башлангыч сыйныф, физика, математика һәм башка фән укытучылары җитми. Аларны беркетү проблемасы да бар. Кайберләре үз районнарына кайтырга теләми, башкаларга китә. Укып бетергәч, максатчан юнәлештә белем алучылар мәктәпләргә кайтып эшләргә тиеш. Шул вакытта гына без укыту-тәрбия эшенең яхшы икәнен исбатлый алабыз. Быелгы уку елында Казанда, Алабугада күптелле мәктәпләр эшли башлады, Чаллыда 1200дән артык урынга исәпләгән уку йорты төзелә. Кадрлар әзерләү буенча проблема зур дип әйтмәс идем, әмма анда эшләү өчен телне белгән, аңлаган кадрлар кирәк. Быел 150 укытучы әзерләргә җыенабыз. Һәр өлкәдә яхшы белгеч кирәк. Яңа мәктәп, бакчалар төзелә. Укытучылар, психологлар әзерләү өчен түләүсез урыннар артты. Бүген дөньяда, интернетта нинди генә мәгълүмат юк. Ул күп кенә яшьләрнең башларын бутый, өлкәннәргә дә тыныч кына яшәргә комачаулый. Шушы вазгыятьтә, мәгариф өлкәсендәме, мәдәниятме – мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итүдә психологларның яшьләр белән эшләве безгә бик нык ярдәм итәчәк.
Казан дәүләт аграр университет ректоры Айрат Вәлиев фикеренчә дә, кадрлар бөтенесен дә хәл итә. «Кайсы районнарда авыл хуҗалыгы алдынгы, аларда абитуриентлар белән эш әйбәт бара. Кукмара, Балтач, Арча, Саба, Актаныш, Мөслим районнары белән максатчан эшлибез. Яшьләрне күбрәк авыл хуҗалыгын механикалаштыру институты, агрономия, икътисад юнәлешләре кызыксындыра. Барысы да тигез, иң популяр дип нәрсәнедер аерым әйтеп булмый», – ди ул.
Укырга керү – бер, тулай торакка урнашу – икенче мәсьәлә. Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының тулай торакларга бары тик коронавирустан вакцинация ясаткан студентларны гына урнаштыру турында карар чыгаруы билгеле булды. Татарстан вузлары мондый таләпләрне куярга җыенмыймы?
Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов белдергәнчә, мондый таләпләр вузларга кабул итү тәртибенә каршы киләчәк. Безнең вузлар абитуриентлар, студентлардан вакцинация ясау турындагы документны таләп итмәячәк.
– Ректорлар советы бу мәсьәлә буенча фикер алышулар уздырмады әле. Киләсе атна башында узарга тиешле утырышта әлеге сорау күтәрелер, Министрлар Кабинеты белән килештерелеп, Роспотребнадзор күрсәтмәләрен истә тотып, карар кабул ителер дип уйлыйм, – диде Алексей Созинов.
Илсур Һадиуллин: «Ректорлар советында вакцинация һәм вузлар өчен гомуми кагыйдәләр буенча карар кабул ителер, әмма алар федераль законнарга каршы килмәскә тиеш», – диде. Үзе прививка ясаткан министр башкаларны да вакцинация узарга чакырды.
– Хәлем яхшы, бернинди проблема да тумады. Пандемия әле узмады, безнең эшлисе, балаларга белем һәм тәрбия бирәсе бар. Министрлыкта эшләүчеләрнең яртысы прививка ясатты. Башкаларны да чакырам. Уку йортлары читтән торып укытуга күчәргә җыенмый, – диде министр.
Вузлар | Бюджет урыннарының саны | |
2020 елда | 2021 елда | |
КФУ | 5330 | 7164 |
КИТТУ (КХТИ) | 3776 | 4392 |
КИТТУ (КАИ) | 2100 | 2484 |
Казан дәүләт энергетика университеты | 1321 | 1408 |
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты | 738 | 812 |
Казан дәүләт аграр университет | 789 | 764 |
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты | 539 | 552 |
Башка вузлар | 2255 | 2555 |
Документларны ничек тапшырырга?
- «Вузга онлайн керү» суперсервисы, Дәүләт хезмәтләре порталы һәм вузларның электрон мәгълүмат системасы буенча.
- Почта аша.
- Вузга барып.
Сәрия Мифтахова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat