Хәтер һәм кайгы көненең 80 еллыгы ничек үтте?

Бүген Россия халкы Бөек Ватан сугышы геройларын искә алды. Бер генә гаиләне дә читләтеп узмаган куркыныч сугыш башланганга 80 ел тулды. Хәтер һәм кайгы көненә бәйле чаралар Татарстанда 22 июньгә каршы кичтә, «Сугышның утлы картиналары» акциясе белән башланды. Әлеге чараны Җиңү паркында Татарстанның «Яшь Гвардия» оешмасы уздырды. Яшьләр, 10 меңнән артык шәм яндырып, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев һәм сугыш елларында Казан шәһәрендә җитештерелгән «Пе-2» очкычы сурәтен ясады.

22 июнь таңы исә «Хәтер шәме» илкүләм акциясе белән башланып китте. Казанда кулларына шәмнәр тоткан эзтабар отрядлары, «Җиңү волонтерлары» һәм чик сакчылары иртәнге сәгать өченче яртыда Горький исемендәге парктан «Миллениум» күпере аша Җиңү паркына таба кузгалды. Биредә алар мемориалга чәчәкләр салды, сугышта катнашканнар бер минутлык тынлык белән искә алды һәм сугышта батырларча һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызды.

12.15 сәгатьтә бөтен ил халкы Бөек Ватан сугышы корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды. Фашист гаскәрләренең СССРга һөҗүме турындагы хәбәрне 80 ел элек халык радио аша нәкъ менә шул вакытта ишеткән.

Хәтер һәм кайгы көнендә бер минутлык тынлык үткәрү турындагы рәсми карарны Россия Президенты Владимир Путин узган ел имзалаган иде. Сугышта һәлак булганнарны искә алган минутта бөтен ил буйлап телевизион һәм радиотапшырулар эшләвеннән туктап торды, моннан тыш аэропортларда, тимер юл вокзалларында һәм автовокзалларда, төрле оешмаларда һәм кибетләрдә эш туктатылды.

Хәтер һәм кайгы көнендә сугышның бөтен ачысын күргәннәр дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Плетнев, мәсәлән, парашют белән сикерергә хыяллануы турында сөйләде. Сугыш башланганда, 17 яшьлек Павел заводка эшкә китә, ә бер елдан соң аны фронтка алалар. Ул артиллерия полкына эләгә, Ленинградны яклауда катнаша. Ә 1943 елда аны хәрби училищега җибәрәләр, шуннан соң ул десант гаскәрләрендә хезмәт итә. «Училищеда аэростаттан, самолеттан сикердек. Шунда мин парашют белән сикерү турында хыяллана башладым», – дип сөйли ветеран. Павел Кузьмичның хыялын тормышка ашырырга Казанның «Десантчылар берлеге» ярдәм иткән. Ниһаять, 2015 елда, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, инструктор ярдәмендә ветеран парашют белән сикергән. Аннан тагын, тагын. «Соңгы ике елда гына сикереп булмый. 96 яшьлек бабайны һавага алып менәргә куркалар. Мөмкинлек булса, тагын сикерер идем әле мин!» – ди ул.

Моннан тыш, 22 июнь кичендә Халыклар дуслыгы йортында «Без – 41 нче ел балалары» әдәби-музыкаль кичәсе узды. «Татарстан» радиосы оештырган әлеге чарада 1941 елда дөньяга килгән күренекле татар шәхесләре – халык шагыйре Рәдиф Гаташ, халык язучысы Фоат Садриев, Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Миңгол Галиев, язучы Сәйдә Зыялы, әдәбият галиме Фоат Галимуллин һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү