Быелгы БДИ нәтиҗәләре сөенерлекме?

11 нче сыйныф укучылары БДИда соңгы сынауны узды. Казанның 139 нчы мәктәбендә информатика буенча имтихан тапшыручыларга уңышлар теләргә  Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде. Быелгы нәтиҗәләр сөенерлекме?

Татарстанда информатика һәм мәгълүмат технологияләреннән БДИны барлыгы 3 мең 281 укучы тапшырды. Бу – барлык укучыларның 20 проценты дигән сүз. Узган елга караганда, 700 балага күбрәк. Димәк, әлеге сан IT юнәлешнең тормышка тагын да ныграк керүен күрсәтә. Әлеге фәннән, ким дигәндә, 40 балл җыярга кирәк. Узган ел республикада информатикадан уртача балл 67,91не тәшкил иткән.

Казанның 139 нчы мәктәбендә оештырылган имтихан пунктында КФУның Лобачевский исемендәге мәктәп-интернаты һәм 21 нче гимназияне тәмамлаганукучылар җыелды. Арада кызлар да бар. «Бу фән белән егетләр генә кызыксына дип әйтү дөрес түгел. Информатика безгә дә кызык», – диеште алар.

Алисә Сабирова КФУның бизнес-информатика юнәлешенә укырга кермәкче. Рус теленнән 100 балл җыйган кыз моңа ирешү авыр булмас дип өметләнә. Дөрес, үзен «акыллы баш» дип санамый. Информатикадан ким дигәндә 90 балл алырга тели. “Башка фәннәрне ныклап өйрәнсәм дә, информатикага игътибар җитмәгән иде. Биремнәр күп, аларны өйрәнергә туры килде. Онлайн мәктәптә шөгыльләндем. Аның ярдәме тиде. Имтиханнар ял итәргә дә, дуслар белән аралашырга да комачауламады. Атнага бер көн үземә ял билгеләдем», – диде ул.

Наил Бутяков та КФУның Лобачевский исемендәге мәктәп-интернатын тәмамлаган. Ул Мәскәүгә укырга барырга җыена. Сәбәбе дә бар икән. “Хәзер әти-әнидән башка яшисем, барысын да үземнең мөстәкыйль хәл итәсем килә. Минем берничә кумирым бар. Алар нәкъ менә Мәскәүдә танылу алган. Нигә миңа да үземне сынап карамаска?».

Имтихан бирәсе бар, дип борчылып, ашау һәм йокы турында онытмаган егет. Ни өчен дигәндә, ул кечкенәдән яхшы укыган. БДИ күрсәткечләре дә яхшы. Рус теленнән – 81, математикадан – 72 балл. Менә шулай укуда гамең булса, нәтиҗә дип бәргәләнәсе дә түгел.

Республика укучылары инде икенче ел информатика сынавын компьютерда тапшыра.

– Техник җиһазлар җитә. Анда бала үзе укыган мәктәптәге программа куелган. Өстәлдә – белешмә, әмма компьютерда интернетка чыгу мөмкинлеге юк. Ел дәвамында яңартылган стандартлар буенча эш алып барылды. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм, – диде Илсур Һадиуллин, информатика сынавы турында.

Министр быелгы сынау нәтиҗәләреннән канәгать. “Нәтиҗәләр ил күләмендәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Алайса, ни өчен баллар былтыргыга караганда кимрәк? Андый сорау да туарга мөмкин. Без икенче ел дәүләт имтиханнарын яңартылган федераль стандартлар нигезендә тапшырабыз. Анда практик биремнәргә игътибар күбрәк бирелгән. Әлбәттә, балаларга җиңел түгел. Бу – бөтен Россия күләмендә шулай. Борчылырлык сәбәп юк, – дип, министр журналистларны быелгы нәтиҗәләр белән таныштырды. – Башка төбәкләрдәге күрсәткечләр белән чагыштырмыйбыз, бу – хата. Районнар арасында да рейтинглар үткәрмибез”.

Татарстанда 158 укучы БДИда 100 балл туплаган. Араларыннан икесе атематика һәм рус теленнән барлык сорауларга дөрес җавап биргән. 200әр балл җыючылар – Түбән Каманың 10 нчы мәктәбеннән Полина Еланская һәм Чистайдагы 1 нче мәктәпне тәмамлаган Александра Гришанова.

Химия, рус теле, география, математика фәннәренең нәтиҗәләрен газетабызда хәбәр иткән идек инде. Физика, тарих, татар теле буенча да нәтиҗәләр ачыкланды. Әйтик, физиканы барлыгы 2094 укучы тапшырса, өч укучы 100 балл җыйган. Уртача күрсәткеч – 58,94. 68 укучы (иң ким балл – 36) сынауда сынаткан. Тарихтан имтихан тотучылар – 1548. Уртача балл – 60,60. 88 укучы аны тапшыра алмаган. Татар теленнән бердәм республика сынавын 7 укучы сайлаган. Алар арасында 100 балл туплаучы юк. Күрсәткечләр – 80 балл тирәсе.

Имтиханның төп этабы 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк әле. Алган билгеләреннән канәгать булмаучылар, җитди сәбәпләр аркасында сынауга килә алмаучылар, төп фәннәр – рус теле яки математикадан чик баллны үтә алмаучылар кабат белемнәрен сынап карый ала.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү