Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов турында соңгы арада күңелсез хәбәрләр таралган иде. Менә хәзер сөенечлесе: Артур белән бар да яхшы.
Моның шулай икәнлеген тамашачылар кичә автор-башкаручы Гүзәлия концертында күрде.
Бу юлы популярлык казанган «Киек каз юллары» җырын сәхнәдә җырның көй авторы Гүзәлия, Артур Хәсәнов һәм Филүс Каһиров өчәүләп башкардылар. Тамашачы аларның чыгышын алкышларга күмде.