Россияне FATF исемлегенә кертерләрме?

Бу көннәрдә, ягъни 19–23 июньдә Парижда акча «юдыру»га каршы көрәш чаралары эшләүче дәүләтара төркемнең (Financial Action Task Force, FATF) пленар утырышы бара. Утырышның төп темасы – Россияне FATF исемлегенә кертү.

Бу исемлеккә эләгү дәүләткә өстәмә кыенлыклар тудыра: илнең барлык банклары да халыкара түләүләр системасы SWIFTтан өзелә, тышкы сәүдә кыенлаштырыла, чит илгә акча күчерү бөтенләй диярлек мөмкин булмый башлый. Дөрес, без болай да шул хәлдә диярлек инде. Әмма «кара исемлек»кә эләгү эшне тоталь рәвештә кыенлаштыра. Илнең идарәче элитасы вакыйгаларның андый үсешен теләми. Шуңа күрә 12 илгә (дус илләргә) FATF исемлегенә кертмәүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

FATF – 1989 елда төзелгән структура, аңа 39 ил керә. Россиянең оешмадагы әгъзалыгы 2022 елның 24 февралендә туктатылды. «Кара исемлек»кә кертелү сумның курсына тискәре йогынты ясаячак, чит ил товарларын китерү дә кыенлашачак. Эшнең тагын бер кыен ягы бар бит әле: Төркия, Согуд Гарәбстаны, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләр дә – FATF әгъзалары. FATF исемлегенә эләксәң, ул илләр арасында да акча күчерү һәм сәүдә итү кыенлашачак. Катастрофа ук булмас, әлбәттә. Иран да – исемлектә, әмма ул яши һәм сәүдә итә. Ләкин Иран кәгазь доллар һәм евро белән эш итә ала, ягъни валютаны капчыклап ташый. Россия өчен монысы да тыелган.

Утырышта кискен карар кабул ителмәс, мөгаен. Нәрсә дисәң дә, халыкара базар Россия чималыннан тулысынча баш тарта алмый. Башта илне «соры» исемлеккә кертү ихтималы бар. Андый исемлектә Төркия, Сүрия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бар инде. «Соры исемлек» хокукларны берникадәр чикли, әмма тулысынча тыймый.

Санкцияләрнең кертелгән кадәре дә эшләрне җитәрлек кыенлаштыра. Аларны әйләнеп узарга теләүче дәүләтләргә дә катгый чаралар карала. Финляндиянең яңа эшкә керешүче хөкүмәте, мәсәлән, Африканың Россияне яклаучы дәүләтләренә финанс ярдәмен туктатырга ниятли. Финнар үсеп килүче илләргә ел саен 1 миллиард евро ярдәм күрсәтә икән. Үткән елның февраленә кадәр Финляндия Россиянең иң якын дусларыннан берсе иде. Хәзер НАТО составында һәм, димәк, каршы лагерьда.

Россия бюджеты дефицитлы һәм кыенлыклар кичерә. Хөкүмәтнең икътисад блогы бюджет чыгымнарын «приоритетлаштыру» турында сүз кузгалтты инде. Чыгымнарны тигез кисмәячәкләр, кайбер тармакларны тунап, икенчеләрен финанслауны саклаячаклар. Бездә генә түгел, санкциясез һәм нык үскән илләрдә дә хәл якынча шулай. Франция сәламәтлек саклауга чыгымнарны 10 миллиард еврога киметә, мәсәлән. Шулай булгач, бездә бюджетның киселүе һәм бәяләрнең күтәрелүе гаҗәп түгел.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү