«ВТ» хәбәрчесе: Элеккечә урлап яшәп булмый башлады

Бу юлларны язар алдыннан автор тормыш дәрәҗәсе ягыннан илләрнең рейтингын карады. Без күптән түгел генә язган идек: табигый байлыклар буенча Россия дөньяда тиңсез рәвештә беренче урынны тота. Шулай булгач аңлашыла инде: күз илне рейтингның иң югары баскычыннан ук булмаса да, беренче унлыктан, һич югында икенче дистәдән эзли. Россия G 20 илләренә керә, ягъни икътисады зур булган беренче егермелек сафында. Бу үзе үк искәртә: тормыш дәрәҗәсе икътисадның зурлыгына якын килергә тиеш. Дөрес, табигый байлыклар һәм икътисад зурлыгы автомат рәвештә матди байлык һәм тормыш сыйфатын гарантияләмиләр. Әйтик, Кувейт – нефть яңгырында коенучы бәләкәй ил – 2021 ел башында исемлекнең 55 нче баскычында гына. «Кара алтын» лидеры Согуд Гарәбстаны 31 урынны гына били. Чехия, мәсәлән, 22 урында, Литва – 19да, Эстония – 11дә. Кувейтны Эквадор, Коста-Рика, Уругвай кебек Латин Америкасы илләре байтакка узып киткәннәр. Россия 2021 ел башында, санкцияләр кертелгәнче, тормыш дәрәҗәсе рейтингында – 67 урында. Чагыштырыгыз: Марокко – 64тә, Пакьстан – 61дә, Румыния – 40та. 2022 ел рейтингы Россияне бөтенләй түбәнгә алып ташлаган, 90 нчы урын белән канәгатьләнгәнбез. Чөнки кесәдә бер дә акча тормый, хезмәт хакы бик тиз парга әйләнә. Моңа бик артык гаҗәпләнмибез дә инде. Санкцияләр рейтингындагы беренче урын безгә тормыш дәрәҗәсенең түбәнге баскычын тәэмин итә. Илнең тормыш өчен әһәмиятле иң гади кирәк-яракларны да үзе җитештерә алмавына Федерация Советы Рәисе Матвиенко ханым да торып-торып гаҗәпләнә. Югары технологияләр турында сүз дә алып бармыйбыз инде. «Российская газета»ның чәршәмбе санында «Почему России нужны собственные технологии для производства СПГ» дигән язма бар, ягъни ил табигый байлыклар чыгару технологияләренә дә инвестицияләр ясамаган, тулысынча чит илләрдән бәйлелектә яшәгән. Сер түгел: Россиянеке дип саналган технологик продуктлар да тулысынча диярлек чит ил комплектлаучыларыннан тора һәм хәтта җитештерелүе дә чит илләрдә. Продуктка исемне генә Россия бирә, чөнки инвестор – Россиядән. Артта калган Африка иле Руанда, мәсәлән, үз элемент базасында үз смартфоннарын җитештерә, галәмгә ясалма иярченнәр дә чыгара. Без ничек бу көнгә калдык дигән сорауга җавап эзлик әле.

Санкцияләр шуны күрсәтте: Россия чынлап та бик куәтле финанс державасы булган. Көнбатыш илләрендә бикләнеп калган гигант дәүләт резервлары, олигархларның әллә бер триллион, әллә ике триллионлык туңдырылган активлары шул хакта сөйли. Ул акча ил икътисадында әйләнсә, югары технологияләрне үстерүгә хезмәт итсә, илдә бөтенләй башка хезмәт хаклары, бөтенләй башка тормыш дәрәҗәсе булыр, державалар безнең белән сөйләшкәндә, авызларын бик үлчәп кенә ачарлар иде. Санкцияләр турында сүз дә була алмас иде. Әмма без иң тук елларда мәгарифне оптимальләшердек, хастаханәләрне яптык, галимнәрне ач паекка утырттык… Әйе, әйе, бар иде ул 25 миллионлык югары технологияле эш урыны турында карарлар һәм вәгъдәләр, технологик ыргылыш турында матур сүзләр. 24 февральдән соңгы вазгыять безне күктән җиргә тартып төшерде: югары технологияле линияләр түгел, кәгазь һәм буяу кебек элементар продуктлар җитештерүче цехлар да җитәрлек түгел. Мондый хәл тууның сәбәпләре күптөрле, билгеле. Без берсен – иң мөһимен генә алып карыйбыз. Ул бюджет кагыйдәсе дип атала. Беренче тапкыр Россиядә 2004 елда шундый кагыйдә кертелде: табигый байлыклар (нигездә, нефть) сатудан кергән акчаны тулысынча ашап бетермәскә, ә «кара көн»гә саклау өчен зур капчыкка салып, авызын бәйләп куярга. Болай начар кагыйдә түгел ул үзе. Бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй дигән принцип белән дә яшәргә ярамый. Капитализмда циклик кризислар кабатланып торуын һәркем белә. Менә шундый кризис вакытында капчык авызын чишәсең дә давыл узганчы рәхәтләнеп яшисең. Нефть һәм газ сатып көн күргән илләрнең барысында да бар шундый кагыйдә. Норвегия артык акчаны үзенең суверен фондына салып тота, Катарның да суверен фонды бик бай. Әмма ул фондлардагы акча тик ятмый, төрле проектларда катнаша һәм зур гына табыш китереп үрчи. Россия башта Стабилизация фонды дигән фондта саклады капиталын, аннан соң Резерв фонды һәм Милли байлык фондлары барлыкка килде. 2004 елда нефть бәясе 20 доллардан артса, арткан табыш махсус фондка күчерелде, 2006 елда 27 долларлык баррельне чик итеп алдылар, 2008–2009 елгы кризислардан соң планка 40– 50 долларга кадәр күтәрелде. 2021 елда «кара алтын» бәясенең 43,3 доллардан арткан өлеше киселеп, резервка салынды. Нефть бәясе 60 доллар булса да, 160 доллар булса да, бюджетка әҗер 43,3 доллардан гына керә иде ягъни. Акчаның саклауга куелган өлеше чит ил банкларына ыргытылды. Олигархлар да чимал табышын офшорларда саклауны кулайрак күрделәр. Илдәге югары технологияләргә акча инвестицияләнми диярлек иде. Күрәбез бит инде: хәтта нефть һәм газ чыгару технологияләренә дә акча табылмаган, аларын да чит илдән алуны сөйгәннәр. Кризис вакытларында Милли байлык фондыннан бары тик инфраструктур проектларга гына бераз акча бүленә иде. Ул кадәресе дә ярады, әлбәттә. Әмма нигездә нефть табышы чит илләрдә сакланды һәм шул илләр икътисадына эшләде. Федераль хөкүмәт бюджет дефицитлы булганда да, профицитлы булганда да ни өчендер әҗәт кәгазьләре – облигацияләр сата иде. Милли байлык фондына исә бик сак каралды. Ул саклык печән өстендәге эт принцибын хәтерләтә иде: үзебез дә ашамыйбыз, халыкка да бирмибез. Нефть бәясе югары булып, доллар күп кергәндә, Финанс министрлыгы ваалюта сатып ала һәм аны чит ил банкларына саклауга озата иде. Нефть түбәнгә китеп, валюта агымы саекса, ясалма рәвештә доллар курсын күтәреп, резервларны саклау ягын карадылар. Болай эшләгәндә, долларда резервлар кимесә дә, сумда арта иде. Бюджет сумда тотыла бит, шуңа күрә казна акчага тилмермәде. Акчага бер генә субъект коргаксый иде андый чакларда, ул – халык. Схема белән танышкач, әйтә алабыз: Россия халкы беркайчан да «кара алтын»ның 40–50 доллардан арткан бәясеннән әҗер күрмәде. Асылда ил нефтьне һәрвакытта да шул бәядән генә сатты, акчаның арткан өлешен «дус булмаган илләр» файдалана иде. 24 февраль вазгыятьне үзгәртте. Бердән, читтә сакланган акча бикләнде һәм аларны бюджетка кире кайтару хәзер инде өметсез. Шул сәбәпле нефть акчасының артык өлешен читкә куу мәгънәсезгә әйләнде. Бюджет кагыйдәсе җимерелә башлады. Хәзер валюта күп, артык өлешен инвестицияләргә дә тотып булыр шикелле, әмма безгә технологияләр дә, технологик җиһазлар да бирмиләр. Киң куллану товарларын да бик сыгып кына кертәләр. Хәзер инде бюджет кагыйдәсе түгел, җелекне долларның фантикка әйләнүе сыга. Без һаман да чималны, бәясе күпме булуга карамастан, бушка диярлек сатабыз. Көнбатышлылар хәзер Россия нефте бәясенә «түшәм» куярга азапланалар. Игътибар итсәгез, «түшәм»нең бюджет кагыйдәсе чигендә булуын күрер идегез.

Милли байлык фондын, Резерв фондын ил эчендәге технологик проектларга тотып була идеме? Әгәр дә булса, без бүген сөт яисә сок салырга савыт эзләп интекмәс идек бит. Теоретик яктан күз ташлаганда, артык чимал акчасын ил эчендәге инвестицияләргә тотып була һәм шулай кирәк тә иде. Әмма тормыш чынлыгы шундый: бизнес та, рәсми даирәләр дә ил икътисадына ышанмадылар. Олигархлар көннәрдән бер көнне хакимиятләр байлыкларын тартып алыр дип курыктылар. Ахыр чиктә ул байлыкларның төп өлеше, чынлап та, тартып алынды, әмма конфискацияне Россия хакимиятләре түгел, глобаль капитализм хуҗалары тормышка ашырды. Хакимиятләр исә күреп тора иде: акчаны инвестицияләргә дип бүлдеңме, урлана. Федераль хөкүмәт газетасы соңгы санында хәбәр итә әнә: Хисап палатасының хисабыннан соң 2021 елда ун җинаять эше ачылды, ди. «Дәүләт сатып алуы» дигән механизм аша бик күп акча урлана. 35 триллион сум әйләнә икән ул тәгәрмәчтә. Урланган 1 триллион сум сизелми дә диярлек.

Илдә хәзер башка вазгыять формалашты. Бик күп югары даирәдә хәрәкәт иткән шәхесләр кулга алына. Чубайс кебекләр читкә качып өлгерде. Үз технологияләреңне булдыру, үзең җитештерү хәзер исән калу дәрәҗәсендә әһәмиятлегә әйләнде. Элеккечә исраф итеп, элеккечә урлап яшәп булмый башлады. Я үсеш юлына басасың, я һәлак буласың. Бу дилемма ничек хәл ителер, алдан әйтү кыен. «Өф» итүгә җимерелеп төшә торган бутафор проектлар заманы узды. Монысы анык билгеле.

                                       Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү