Мөселманга акчага кан тапшырырга ярыймы?

– Мин даими рәвештә кан тапшырам. Тапшырган саен моның өчен акча да бирәләр. Мөселманга акчага кан тапшырырга ярыймы икән?

Ризван Хәкимов. Казан

Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирә:

– Шәригать буенча мөселманга акчага кан тапшыру рөхсәт ителми. Ул аны Аллаһы ризалыгы өчен билгеле бер кешегә ярдәм йөзеннән, бушка тапшырса, берәр кешегә ярдәме тисен дигән ният белән кан тапшыру урынына барып тапшыра икән бу бик саваплы гамәл санала. Әмма моның өчен акча алырга ярамый. Кан – кеше әгъзасының бер өлеше. Ул аны сатарга тиеш түгел.


Фикер өстәү