Татарстанлыларны «Россия оборонасын ныгытуга өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләделәр

Дүрт татарстанлыны Саклану министрлыгының «РФ оборонасын ныгытуга өлеш керткән өчен» медале белән бүләкләделәр. Бүләкләрне РФ Саклану идарәсе илкүләм үзәге башлыгы урынбасары генерал-лейтенант Виктор Новожилов тапшырды.

Медальләрне Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, шулай ук эшмәкәрләр Радик Гобәев, Илгиз Исламов һәм Рафаэль Фәизов алды. Алар Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә актив ярдәм күрсәтә. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы РФ Оборона идарәсенең илкүләм үзәгендә РФ Генераль штабы җитәкчелеге һәм шәхси составы катнашында узды, анда Татарстан Премьер-министры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.

Медаль алучылар шәхси финанс ярдәме нәтиҗәсендә Россия хәрби хезмәткәрләренә 210 тонна йөк тапшырды. Анда беренче чиратта кирәкле продуктлары һәм кирәк-яраклар тутырылган.

Моннан тыш, Рәмис Сафиуллов Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенең барлык биш акциясендә дә катнашты. Ике акция Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында зыян күрүчеләрне яклап уздырылды. Шулай ук Әхмәтшин белән Сафиуллов шәхсән биш тапкыр йөк тапшыруда катнашты, гаскәрләр командованиесе белән очрашты, хәрби хезмәткәрләр белән аралашты һәм аларны кул сәгате белән бүләкләделәр.

/Татар-информ


Фикер өстәү