Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Дамир Исламовның әнисе: «Мин һәрвакыт үземнең улым белән горурландым»

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовны соңгы юлга озаттылар. Украинадагы махсус хәрби операциядә гомере өзелгән яшь офицер белән хушлашу шәһәрнең Мәдәният йортында узды. Матәм чарасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие вазыйфаларын башкаручы генерал-майор Рөстәм Миңнекәев, матәм чарасын ачып, Россия армиясенең лаеклы һәм батыр хәрбиләре белән данлыклы булуын билгеләп үтте.

– Килеп туган катлаулы шартларда генераллар, офицер һәм солдатлар арасында аерма  була алмый. Ватанны саклауда без барыбыз да бертигез. Кызганычка, иң яхшылар һәлак була, чөнки алар беркайчан да иптәшләре артына яшеренми. Өлкән лейтенант Дамир Исламов җитәкчелегендәге танк экипажы 4 танкны юк итә. Экипажның фидакарьлеге нәтиҗәсендә дошманның һөҗүмен кире кайтаруга ирешелә. Дамир Ватаныбызны саклап һәлак булды. Халык үзенең геройларын онытмаячак.

Үзәк хәрби округының кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Белоконь, Дамир Исламовка Россия Герое исемен бирү турында Президент Указын укып үткәннән соң, каһарманның әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтовага югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләген тапшырды.

Һәлак булган геройның әнисе улының каһарманлыгын таныган өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

– Мин һәрвакыт үземнең улым белән горурландым һәм һәрвакыт горурланачакмын. Безнең күңелләрдә, дуслары һәм иптәшләренең күңелләрендә мәңгегә сакланачак ул. Ватаныбыз авыр чакта үзенең улларын һәм кызларын югалта. Илне кем дә булса сакларга тиеш, – диде кайгыга баткан ана.

Шуннан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин геройларча һәлак булган егетнең гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән һәлак булган егетнең гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашырга дип килдем. Бүген Татарстанда дистәләрчә мең кеше сезнең белән бергә хәсрәт утында яна. Тормышка бик нык әзерлекле, намуслы, тәртипле кеше иде. Дәүләт башлыгы аның каһарманлыгын тиешенчә бәяләде. Дамирның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр, – дип мөрәҗәгать итте һәлак булган 26 яшьлек егетнең гаиләсенә Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин басым ясап әйткәнчә, күп милләтле Россиянең беркайчан да кемне дә булса яулап алу теләге булмады. “Без һәрвакыт үзебезне сакладык һәм бүген Украинада яшәүче халыкларны нацизмнан коткаруга ярдәм итәбез, – дип билгеләп үтте ул. – Бу изге миссияне безне армия, Россия кораллы көчләре башкара, алар зур сугышны булдырмый калу хакына көрәшә. Геройга мәңгелек дан!”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең «Телеграм» каналында Дамирның якыннарының кайгысын уртаклашты:
«Лениногорск шәһәрендә туып-үсеп, Казан танк училищесын тәмамлаган өлкән лейтенант Дамир Исламовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам… Аның Ватанга хезмәт итү үрнәге мәңгегә безнең хәтердә калачак», – дип язган ул.

Дамир Исламов Лениногорскида туып-үскән. Казан танк училищесын тәмамлаган. Украинада махсус операция барышында аның экипажы, дошман белән тигезсез сугышка кереп, биш танктан дүртесен юк иткән.  Алга таба һөҗүмгә барганда, Дамирның танкы дошман тубыннан шартлаган…

Өлкән лейтенант Дамир Исламовка хәрби бурычын үтәүдәге каһарманлыгы өчен, үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.


Фикер өстәү