Казан рәссамы Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә мурал ясаган

Казанның 2 нче Хәрби шәһәрчегендәге йорт диварында Украинадагы махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Дамир Исламов истәлегенә мурал  барлыкка килде. Аны рәссам Азат Алиев ясаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

«Мурал ясау идеясе танк училищесыныкы һәм минеке иде. Исламовның батырлыгы мине илһамландырды. Безнең илебезгә шундый кешеләр кирәк», — ди Азат.

Муралны ясау өчен берничә көн кирәк булган. Хәзер рәссам эшен тәмамлап килә.

Дамир Исламов хәрби бирем үтәгәндә 7 мартта һәлак булды. Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танк экипажы ЛНРдагы Северодонецк районында Золотое шәһәре янында дошманның ныгытма районына һөҗүм итте.

Исламов экипажы дошманның дүрт танкын юкка чыгарган, әмма бишенче танк аларга һөҗүм ясаган. Т-72Б1 танкы экипажы тулысынча һәлак була.


Фикер өстәү