Казан таксистлары керем аласы урынга үзләренә зыянга эшли башлаганлыктан эш ташлаган

Забастовкага чыгуның сәбәбе – хезмәт хакыннан канәгать булмау.

Бүген иртән Казандагы бер сәүдә йорты янында «Яндекс Go” агрегаторының егермеләп таксисты забастовкага чыккан. Аларның әйтүенчә, күп кенә компанияләрнең Россиядән китүе сәбәпле, бары тик «Яндекс G” гына калган.

Шоферлар такси бәясеннән канәгать түгел. Алар керем аласы урынга үзләренә зыянга эшли башлаган. Машиналар, бензин һәм запас частьләр – барысы да кыйммәтләнгән, әмма таксида йөрү бәясе артмаган. Үзләре әйтүенчә, тиенгә эшләп йөрергә мәҗбүрләр.

Элегрәк иртән һәм кичен, өчәр сәгать дәвамында, ихтыяҗның зур булуы сәбәпле, такси өчен кыйммәтрәк бәя алынган. Шулай ук көндез билгеле бер сәгатьләрдә дә бәяләр гадәттәгедән артыграк булган. Әмма иртә һәм кич өчен арттырылган бәһаның гамәлдә булу вакыты күптән түгел генә нибары бер сәгатькә калдырылган, ә көндезге сәгатьләр өчен бөтенләй бетерелгән.

Такси йөртүчеләр фикеренчә, пассажирларны Глушко урамыннан Гагаринга кадәр 15 чакрым ераклыкка китереп кую 200 сум алу керем китерми. Шуңа күрә таксистлар вакытлыча эш ташларга мәҗбүр булган да икән инде.


Фикер өстәү