Казанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән

27 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Казанның ягулык салу станцияләрендә бензин һәм дизель ягулыгы бәясе алдагы атнадагы белән чагыштырганда 3-6 тиенгә арткан. “Татарстанстат” хисабыннан шуны күрергә мөмкин.

Хисапта АИ-92 маркалы бер литр бензин хакының 0,25%ка артып, 44,82 сумга җитүе билгеләп үтелә. 95ле бензин бәясе 0,23% ка үсеп, 48,19 сум булган. Премиум маркалы ягулык та 0,23% ка кыйммәтләнгән: хәзер аның бер литры 56,91 сум тора.

Дизель ягулыгы бәясе исә бер атна эчендә 0,06%ка үсеп, 48,68 сумга җиткән.
Ведомство мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле Татарстанда ягулык уртача 5 процентка кыйммәтләнгән инде.


Фикер өстәү