Татарстанда дизель ягулыгы һәм АИ-98 бензины кыйммәтләнгән

АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин хакы үзгәрешсез калган.

Татарстанда 17-24 июнь чорында дизель ягулыгы һәм АИ-98 маркалы бензин кыйммәтләнгән. Татарстанстан мәгълүматларына караганда, шушы вакыт эчендә дизель ягулыгының бер литры уртача 4 тиенгә кыйммәтләнеп, 52,3 сумга җиткән.

АИ-98 бензинының бер литры бәясе исә 4 тиенгә артып, 59,3 сум булган.
Шушы бер атна эчендә АИ-92 һәм АИ-95 бәясе үзгәрмәгән: ягулыкның бер литры 45,9 һәм 49,3 сум килеш калган.
Гомумән, ел башыннан бирле АИ-92нең бер литры – 9 тиенгә, АИ-95 – 20 тиенгә арзанайган. Шул ук вакытта АИ-98 һәм дизель ягулыгы хакы 1,4 сумга арткан.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, апрель аенда Россиянең 29 субъектында бензин бәясе 0,3%ка һәм аннан күбрәккә кимегән. “ПромРейтинг” агентлыгы мәгълүматларына караганда, бигрәк тә Ямал-Ненец автономияле округында (3,3%), Тыва (2,0%) һәм Сахалин өлкәсендә (1,5%) бәяләр сизелерлек дәрәҗәдә төшкән.


Фикер өстәү