Татарстанда 17-24 июньдә дизель ягулыгына һәм АИ-98 маркалы бензинга бәяләр артуы теркәлгән.
Статистика буенча, бу чорда дизель ягулыгының уртача бәясе 4 тиенгә арткан, хәзер аның бер литры 52,3 сум, АИ-98 маркалы бензин 5 тиенгә кыйммәтләнгән — бер литры өчен 53,3 сум түләргә кирәк, дип хәбәр итә Татарстанстат.
АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензиннарның бәяләре элеккечә – 45,9 һәм 49,3 сум калган.