Казанда АИ-92, АИ-95 бензины һәм дизель ягулыгы бәясе төшкән

Узган атнада Казанда АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин хакы арзанайган. 1-8 апрель аралыгында шулай ук дизель ягулыгыныд уртача бәясе кимегән.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, шушы чорда АИ-92 маркалы бензин – 14 тиенгә, АИ-95 – 16 тиенгә арзанайган. Хәзер ягулыкның бу төрләре 46 һәм 49,7 сум тора.

Шул ук вакытта дизель ягулыгының бер литры хакы 22 тиенгә төшеп, бүген 51,6 сум тәшкил итә.
АИ-98 маркалы бензинның уртача бәясе үзгәрешсез калган. Әлеге маркалы бензин автомобильчеләргә 59 сумга төшә.


Фикер өстәү