“Ак барс”ның баш тренеры итеп Олег Знарок билгеләнергә мөмкин

Казанның “Ак барс” хоккей командасына баш тренер итеп Олег Знарок билгеләнергә мөмкин. Бу хакта бүген социаль челтәрләрдә чыккан мәгълүматка таянып, интернет сайтлары хәбәр итә.

Әлеге хәбәрләргә ышансаң, Олег Знарокның ярдәмчеләре булып Юрий Бабенко белән Александр Бойков эшләячәк. Узган сезонда Юрий Бабенко “Витязь” командасының баш тренеры булып эшләде.

Олег Знарокка – 59 яшь. Аның соңгы эшләгән урыны Мәскәүнең “Спартак” клубы булды. Аңа кадәр ул ХК МВДны (2008-2010), Мәскәү «Динамо»сын (2010-2014), СКАны (2016-2018) җитәкләде. Мәскәү һәм Санкт-Петербург командалары белән өч мәртәбә Гагарин Кубогын отты. 2018 елда Россия җыелма командасы белән Олимпия чемпионы булып танылды.

Билгеле булганча, 11 апрельдә “Ак барс” баш тренер Дмитрий Квартальнов белән килешүне озайтмаячагын рәсми рәвештә игълан итте. Бу вазыйфага килергә мөмкин булган белгечләр арасында Зиннәтулла Билалетдинов белән Олег Знарокны еш телгә алдылар.


Фикер өстәү