«Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә?

«Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә? Һәм хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралган?

Илдус Галимов. Арча районы

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:

– Закон нигезендә, «хезмәт ветераны» исеменә СССР яки Россия Федерациясе медальләре яисә орденнары, Россия Президентыннан грамота, Рәхмәт хаты алучылар, озак еллар эшләгән өчен ведомство бүләкләре алучылар дәгъва кыла ала. Әлеге исемне алыр өчен тагын бер шарт: хатын-кызларның ким дигәндә – 20, ир-атларның 25 ел эш стажы булу. Барлык кирәкле документларны җыеп, кеше теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Хезмәт ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләр өчен – 50 процент ташлама каралган, телефон өчен түләгәндә субсидия, юлда йөрү өчен айлык социаль түләү, протез куйдыру, чукраклыкны дәвалау бушлай. Дөрес, 2016 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән үзгәрешләр буенча, әлеге ташламалардан уртача айлык керем 20 мең сумнан ким булган очракта гына файдаланып була.


Фикер өстәү