Әтиләр әни булып эшли. Бала тәрбияләүче әтиләргә тиешле пособиелар

Без дәүләт ярдәме, түләүләр әниләргә генә бирелергә тиеш дип уйларга күнеккән. Ләкин ул әтиләргә дә түләнә. Алар да балалар белән өйдә утыра, тәрбияли һәм дәүләттән, хатыннарыннан һәм хәтта балаларыннан да акча алырга мөмкин. Кайвакыт моның өчен аерым бер сәбәпләр була ала. Без шул шартларны барладык.

«Бала карау мәшәкатьлерәк» 

Казанда яшәүче Айнур Сабитов кечкенә кызлары белән декрет ялында утыра. Хатыны Гүзәл студент кына икән әле. Шуңа күрә уйлашканнар да пособиене гаилә башлыгына рәсмиләштерергә булганнар.

– Беренчедән, Гүзәлнең рәсми төстә эш урыны булмагач, бала акчасы аз булыр, дидек. Икенчедән, укуын да туктатып торасы килмәде, моңа әниләре дә каршы иде, – ди Айнур. – Әйе, мин эштән тулысынча китмәдем, ярты ставкага гына күчтем. Бала йоклаган арада өйдән дә эшләү җае бар. Шуңа күрә хезмәт хакының яртысын да, бала караган өчен пособие дә алам.

Гаилә башлыгы әйтүенчә, җиде айлык кызларын иртәнге якта үзе караса, укудан соң әниләре кайтып җитә.

– Мин ишле гаиләдә үстем, – ди Айнур. – Гаиләдә өлкән бала булгач, эне-сеңелләремне тәрбияләү шактый эләкте. Шуңа күрә кызыбызны карарга бер дә курыкмадым. Хатыным, укуга киткәндә, сөтне савып калдыра. Хәзер инде балага акрынлап пюре, шулпалар да ашата башладык. Кызым белән саф һавада күп йөрибез. Гүзәл сессиясен япкач, көзгә кадәр тулысынча үзен балага багышлый алачак. Ә мин бу вакытта өстәмә эшләр алырга планлаштырам. Аннан соң инде Гүзәлнең укуының соңгы елы калып бара. Әйткәнемчә, мин бит көннәр буе өйдә утырмыйм. Гүзәл кайту белән эшкә китәм. Дөресен әйткәндә, эшем бала карау белән чагыштырганда җиңелрәк. Ләкин бер дә зарланмыйм. Кайбер әтиләр балаларын тәрбияләүдә бөтенләй катнашмый диярлек. Мин исә аның иң рәхәт, иң тәмле вакытларын күрә алуыма сөенәм.

https://vatantat.ru/2022/06/85857/

Статистика мәгълүматлары буенча, Россиядәге әтиләрнең якынча 2 проценты декрет ялында утыра. Кызганыч, Татарстанда мондый саннар исәпкә алып барылмый. Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, Татарстанда «әти» һәм «әни» дигән аерым статус юк. Ягъни балаларга кагылышлы ярдәмне «әти-әни» (родитель) ала, шунлыктан билгеле бер пособиене кем алганлыгын күзәтеп бару мөмкин түгел.

– Балалы гаиләләргә бирелә торган пособиеләр әтинекенә яки әнинекенә бүленми, – диде безгә матбугат хезмәт җитәкчесе Рафаэль Гыйниятуллин. – Әниләргә тиешле барлык төр пособиене әтиләр дә алырга мөмкин.

Дөрес, аның сүзләренчә, бер төр түләү бары тик әниләргә генә бирелә, ягъни әтиләр аңа дәгъва кыла алмый. Билгеле булганча, 2018 елдан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә, авылларда яшәүче әниләргә бер тапкыр акча бирә башладылар. Әгәр беренче баласын тапкан әни 25 яшькә җитмәгән булса, аңа – 50 мең сум, 29 яшькә кадәрге хатын өченче баласы тапкан икән, аңа 100 мең сум күләмендә акча түләнә.

Ә калган пособиеләргә әниләр дә, әтиләр дә дәгъва кыла ала. Шулай итеп, әниләр алырга тиешле пособие кайсы очракларда әтиләргә түләнә соң?

Бала тугач, бер тапкыр бирелә торган түләү

Әлеге төр түләүгә әтиләр дә дәгъва кыла ала. Тик монда берничә шартның үтәлүе кирәк. Аның беренчесе: әгәр әни кеше хезмәт килешүе белән эшләмәсә, ә әтинең рәсми эш урыны булса, ярдәмне гаилә башлыгы ала. Яки әти-әниләрнең икесе эшләп тә, пособиене әти кеше алырга дип килешсәләр. Шулай ук ир белән хатынның берсе дә эшләмәгән очракта, ярдәмне, үзара килешү нигезендә, әти кеше алырга мөмкин. Ә инде әти-әни аерылышкан очракта, әлеге түләүне баланы тәрбияләгән кеше ала. Әлеге пособиегә гаризаны бала тугач, алты ай эчендә тапшырырга кирәк.

Күләме: быел 20 472,77 сум.

 

Баланы 1,5 яшькә кадәр карау буенча айлык пособие

Бу очракта баланы әти карый, яки гаилә башлыгы кыскартылган эш вакытына күчә. Шулай ук баланың әнисе рәсми төстә декретка чыгып, пособие алмаса, декрет ялын әтисе дә алырга мөмкин. Бу очракта да пособие аңа түләнәчәк. Әгәр дә баланы берничә кеше карый икән, ай саен бирелә торган пособиене аларның берсенә генә түлиләр. Бала карау буенча декрет ялын икегә дә бүләргә мөмкин. Аның бер өлешен – әни, икенчесен әти алса да була. Әгәр әти-әни рәсми төстә беркайда да эшләмәсә, социаль яклау бүлегендә пособиене аларның берсенә бирәләр.

Пособиенең минималь күләме: 7387 сум.

3 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык түләү

Әлеге төр ярдәмне 2018 елдан соң беренче яки икенче балалары туган (уллыкка алынган) гаиләләр ала. Бер гаилә әгъзасының кереме төбәкнең ике яшәү минимумыннан артып китәргә тиеш түгел. Баланың әнисе вафат булган, вафат булды дип игълан ителгән, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, пособиене әти кеше алырга мөмкин. Ягъни бу ярдәмне кем тели, шул ала алмый. Әгәр баланың әнисе исән-сау икән, социаль яклау бүлегенә яки Пенсия фондына үзе бара. Билгеле бер вакыт аралыгында әни кеше алып, соңыннан аны ата-ана хокукыннан мәхрүм итсәләр, гаризаны әти кеше тапшыра.

Пособиенең минималь күләме: 7667 сум.

8–17 яшьлек  балаларга бирелә торган пособие алу ШАРТЛАРЫ

3–7 яшьлек балаларга айлык түләү

Әлеге түләү гаилә әгъзаларының һәркайсына уртача керем күләме бер кешегә яшәү минимумы күләменнән артмаган очракта бирелә. Шулай ук аны билгеләгәндә милек тә исәпкә алына.

Әлеге пособиене шулай ук ир дә, хатын да рәсмиләштерә ала. Тик бу очракта да әти кешенең бала белән бергә яшәве һәм әнинең пособиегә гариза язмавы кирәк.

Пособиенең күләме гаиләнең кеременә бәйле. Максималь күләме – 11476 сум (төбәк яшәү минимумының 100 проценты булганда), 8607 сум (75 процент булганда),    5738 сум (50 процент булганда).

 

8–17 яшьлек балаларга бирелә торган айлык түләү

Әлеге түләүне әти кеше дә алырга мөмкин, тик төп шарт булып ир белән хатынның бергә яшәве тора.

Күләме: Ул 10433 сумнан (республикада балалар өчен яшәү минимумы суммасы) чыгып исәпләнә. Мохтаҗ гаиләләргә аның яртысы – 5216 сум 50 тиен бирелә. Әмма аны исәпләгәндә, гаиләнең җан башына тигән уртача кереме яшәү минимумының яртысыннан ким икән, бу очракта акча 75 процент түләнә. Ягъни 7824 сум 75 тиен тәшкил итә. Әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумының 75 процентыннан ким икән, бу очракта 100 процент, ягъни 10433 сум түләнә.

 

Бала авырганда «больничный» алу

Авырган бала белән әти дә өйдә кала ала. Моның өчен аның рәсми төстә эш урыны булу да җитә. Шул ук вакытта әти белән әни «больничный»га чиратлап та чыга ала.

 

Ана капиталы

Халык телендә ана капиталы дип аталса да, законда ул «гаилә капиталы» буларак бара. Әгәр дә әни кеше мәрхүм булса, яки ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә, Россия гражданины булмаса, аны әти кеше дә рәсмиләштерә ала. Шулай ук әлеге ярдәм баланы ялгызы гына уллыкка алучы ир-атка да бирелергә мөмкин. Сертификатны әни кеше алган очракта да, акчаларны әти исеменә рәсмиләштергән ипотеканы капларга тотарга рөхсәт ителә.

Күләме: 2022 елда беренче балага бирелә торган ана капиталының күләме 524,5 мең сум, гаилә беренче балага бу түләүне алмаган очракта икенчесенә — 693,1 мең сум. Ә беренче балага бу түләүне алган очракта 168,6 мең сум бирелә.

Хәлеңә карап түләнә: пособие алу шартлары билгеле булды

Ялгыз әтиләргә бирелә торган түләү

8-16 яшькә кадәрге балаларны ялгызы тәрбияләүче әтиләр айлык пособие алырга тиеш. Мондый төр ярдәмне алыр өчен баланың туу турындагы таныклыгында бер генә әти-әни (аларның берсе вафат, яки хәбәрсез югалган һәм башка сәбәпләр) күрсәтелүе, яки ул әти кешенең алимент алуы кирәк. Тагын бер шарт – гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булу. Бу төр ярдәмне алыр өчен шулай ук милек булу-булмау да исәпкә алына.

 

Сөенче: мөмкинлекләр арта

Социаль ипотека программасында катнашучылар 1 июльдән торак бәясенең бер өлешен каплау өчен янәдән ана капиталыннан файдалана алачак. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов хәбәр итте.

Билгеле булганча, ике ел элек социаль ипотека белән фатир алучылар әлеге хокуктан мәхрүм ителгән иде. Бу аларга шактый гына мәшәкатьләр дә тудырды. Һәм, ниһаять, боз урыныннан кузгалды. «Кызганыч, карардагы үзгәрешләр без теләгәнчә үк килеп чыкмады. Хәзерге схема «Киләчәкне төзибез» кооперативы аша ана капиталы алуны күздә тота», – диде Булат Гыйльманов.

Ягъни торак фондының барлык фатирларын кооперативка яңадан рәсмиләштерергә туры киләчәк, шуннан соң кешеләргә Пенсия фондына барып, Ана капиталы акчаларын кулланырга рөхсәт бирүче документлар алырга кирәк. Әлеге вакытта фикер алышулар бара. Бу эшләр 20 июльгә тәмамланыр дип уйлыйлар. Халыктан гаризаларны шул вакыттан соң кабул итә башлаячаклар.

Билгеле булганча, ана капиталыннан социаль ипотека программасында катнашучы, балалары өч яшькә җиткән кешеләр файдалана ала. Моның өчен аларга Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Шулай итеп, Татарстанда 4 меңнән артыграк гаилә ана капиталыннан социаль ипотека торагы өчен түләү максатында файдалана алачак.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү