Рөстәм Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләрен һәм сәнгать эшлеклеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләрен һәм сәнгать эшлеклеләрен Халыкара мәдәният көне уңаеннан котлады.

«Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать эшлеклеләре!
Халыкара мәдәният көне уңаеннан җылы котлауларымны кабул итегез!
Татарстанда күп милләтле мәдәни мирасны саклауга аеруча зур әһәмият бирелә. Республикада төрле халыклар һәм конфессияләрнең мәдәниятләре, берсен-берсе тулыландырып, гармонияле төстә тынычлык-татулыкта яшәп килә.
2022 ел илдә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы буларак игълан ителде. Нәкъ менә быел бөтен ил белән бергәләшеп Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Европа киңлегендә уникаль цивилизация булдыруга китереп, гаять зур мәдәни әһәмияткә ия булган вакыйга бу.
Үткәрелеп килә торган чараларыбызның максаты – бөтен дөнья күләмендә мөселманнарны берләштерү, туплау, мәдәниятебезнең тиңдәшсез һәм гаять бай булуын бөтен җиһанга таныту. Һичшиксез, моны матди һәм матди булмаган байлыкларыбызны үстерү һәм саклауга үзләреннән фидакарьләрчә өлеш кертүче мәдәният, сәнгать хезмәткәрләреннән башка гына хәл итеп булмый.
Гомерен сәнгатькә хезмәт итүгә, мәдәни мирасны саклауга багышлаучыларның һәммәсенә гаять зур тырышлыгы, һөнәренә тугрылыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә.
Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, илһам көче һәм яңа иҗади уңышлар телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар!, — диелгән котлауда.


Фикер өстәү